Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Словакиянең хәрби дипломатын нон-грата шәхес дип игълан итте


Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова
Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова

Әлеге белдерү Словакиянең Русия дипломатик миссисе хезмәткәрен шымчылыкта гаепләп илдән чыгаруына җавап диелә.

Русия Словакиянең хәрби дипломатын нон-грата шәхес дип игълан итте. Әлеге гамәл Словакиядән, шымчылыкта гаепләп, Русия дипломатын чыгаруга җавап булды. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгына сылтанып, Интрефакс яза.

Словакиянең Русия дипломатын илдән чыгаруы турында 5 декабрьдә билгеле булды. Словак хөкүмәте әлеге карарны хәрби күзләү мәгълүматларына нигезләнеп кабул иткән. Словакия премьер-министры Петр Пеллегрини сүзләренә караганда, Русия илчелеге хезмәткәрен ватанына 22 ноябрьдә җибәргәннәр, ул Словакиядән 48 сәгать эчендә китәргә мәҗбүр булган. Шымчылыкта шикләнелүченең исеме аталмый.

3 декабрьдә Чехия иминлек хезмәте Русияне Чехия тышкы эшләр министрлыгына киберһөҗүмнәрдә гаепләп хисап чыгарды. Хисапта Русия гамәлләре Чехия иминлегенә зур янау диелә. Бу куркыныч илнең үзендә булган террорчылык оешмалары, оешкан җинаятьләр һәм экстремистик көчләр гамәлләреннән дә зуррак дип белдерелде.

Быел яз Нидерландта Русия шымчылары дип фаразланган төркем тоткарланды һәм илдән чыгарылды. Моннан соң АКШ, Британия, Нидерланд һәм тагын берничә ил Русия хәрби күзләвен бөтен дөньяда оештырган киберһөҗүмнәрдә гаепләде. Мәскәү гаепләүләрне кире какты.

XS
SM
MD
LG