Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннарның 80 проценты милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли


Казанда урыс активистлары пикеты (архив фотосы)
Казанда урыс активистлары пикеты (архив фотосы)

Сораштыру күрсәтүенчә, татарстаннарның сигез проценты гына милләт яки дин ягыннан хокуклары бозылуы турында белдергән.

Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне уңай бәйли. Бу хакта Казанда узган матбугат очрашуында Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова әйтте.

Аның сүзләренчә, респондентларның 80 проценты уңай бәя биргән. Сораштыруда катнашучыларның 92 проценты милләт яки дин ягыннан хокуклары беркайчан да бозылмавын әйткән.

Галимова 14 декабрьдә Татарстан президенты каршында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр шурасының утырышы була дип тә хәбәр итте. Анда әлеге мәсьәләләр турында тирәнрәк фикер алышачаклар диелде. Утырышта шулай ук Русиядә дәүләт милли сәясәт стратегиясе соңгы өч елда республикада ничек үтәлүенә йомгак та ясаячаклар.

Президентка бу уңайдан уздырылган мониторинг нәтиҗәләре, Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлеге турында сөйләячәкләр диде Галимова.

Милли сәясәт стратегиясен Владимир Путин 2012 елның 19 декабрендә имзалады. Ул 2025 елга кадәр каралган. Белгечләр әлеге документ нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп, элекке "совет милләте" ясау омтылышына охшаган, бердәм "россиян милләте" ясау идеясе салынган дип бәяләде. Күптән түгел әлеге стратегиягә үзәрешләр кертелде.

XS
SM
MD
LG