Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр ил проблемнары өчен Путин һәм министрлар җаваплы дип саный


Русияләрнең яртысыннан артыгы илдәге проблемнар һәм яшәү бәясе арту өчен җаваплылыкның иң зур өлеше Владимир Путинда дип саный.

Русияләрнең яртысы илдәге проблемнар һәм яшәү бәясе арту өчен төп гаепле Владимир Путин дип исәпли. Левада үзәге сораштыруы нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Респондентларның бер өлеше Путинны шулай ук Русия уңышлары һәм үзләренең байлыклары арту өчен дә җаваплы дип саный.

Социологларның илдәге проблемнар өчен кем гаепле дигән соравына, русияләрнең 55 проценты президент Владимир Путин, 37 проценты хөкүмәт һәм министрлар, 21 проценты премьер-министр Дмитрий Медведев дип җавап биргән.

Левада үзәгенең 18 ел дәвамында уздырган сораштыруларында проблемнар өчен Путин җаваплы дип уйлаучылар саны 50 процентлы киртәне өч тапкыр узган: 2018 елның ноябрендә, 2014 елның августында (65%) һәм 2012 елның августында (52%).

Шул ук вакытта русияләрнең 55 проценты икътисади үсештә дә иң зур рольне Путин уйный дип белдергән.

Социологлар шулай ук сәяси таләпләр белән протест чараларына чыгарга әзерлек дәрәҗәсен дә тикшергән. Русияләрнең 74 проценты мондый чараларга теләктәшлек күрсәтмибез дигән. Митингларга чыгарга әзерлеге турында респондентларның 22 проценты белдергән. Шул ук вакытта күпчелек халык (65%) сәяси протест чаралары оештырылуына ышанмый.

Социаль-икътисади өлкә белән бәйле урам җыеннарына да русияләр шикләнеп карый. Аларның 59 проценты мондый митингларның булуы икеле ди. Булган очракта, респондентларның 30 проценты аларда катнашырга әзерлеге турында әйткән.

Путинның җаваплылыгы турында тагын бер сораштыру күптән түгел уздырылган иде. Ул вакытта "Русия каршында торган проблемнар өчен Владимир Путин җаваплымы?" дигән сорау куелды.

Русияләрнең 61 проценты әлеге сорауга уңай җавап бирде. Бөтен тикшерүләр тарихында бу иң югары күрсәткеч диелде.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG