Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы прокуратурасы: шәһәрдә урыс телле бакчалар мәсьәләсендә канун бозу юк


Архив фотосы
Архив фотосы

Чаллы прокуратурасы Чаллыда урыс телле һәм татар телле балалар бакчаларын тикшергән һәм бу өлкәдә канун бозу юк дигән нәтиҗәгә килгән.

Чаллы прокуратурасы тикшерүе нәтиҗәсенә караганда, шәһәрдә булган 120 балалар бакчасында барлыгы 1426 төркем эшли. Аларның 337сендә (23,6%) тәрбия һәм укыту татар телендә бара, ә 1089ында (76,4%) - урыс телендә.

Бу хакта Чаллы прокуратурасында ​ "Idel.Реалиига" сөйләгәннәр.

Чаллы прокуратурасына башка телләрдә тәрбия бирү мөмкинлеге булмау белән бәйле һәм урыс телле балалар бакчаларының саныннан зарланып бирелгән шикаятьләр килмәгән. Моңа нигезләнеп, "прокуратура канун бозулар юк дигән нәтиҗәгә килгән".

Элегрәк урыс телле ата-аналар төркеме (РоСТ) Чаллыда урыс телле балалар бакчалары азлыгына зарланып прокуратурага язган иде. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Чаллы шәһәрендәге 120 балалар бакчасының 111ендә урыс телле төркемнәр бар, ә җиде бакча тулысынча урыс телендә дип активистлар мәгълүматын кире какты.

Соңрак активистлар Казанда да, Татарстанның кайбер районнарында да урыс телле балалар бакчалары аз булуына зарланып прокуратурага шикаять итте.

XS
SM
MD
LG