Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Русиянең "Төркиядә кырымтатар мәдәнияте көннәре"н сәяси чара дип бәяли


Истанбулда Русиянең Кырым сәясәтенә каршы протест чарасы, 25 февраль 2018
Истанбулда Русиянең Кырым сәясәтенә каршы протест чарасы, 25 февраль 2018

14-16 декабрь Анкарада "Төркиядә кырымтатар мәдәнияте көннәре" уза. Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Мәскәү моны Кырымны аннексияләү мәсьәләсенә Төркиянең позициясен йомшарту өчен эшли диде.

Төркиядә "Кырымтатар мәдәнияте көннәре"н оештыручылар итеп Мәскәүдә урнашкан "Кырымның мәдәни, эшлекле үзәге" һәм Кырымның "Милләтара мөнәсәбәтләр, сөргенгә дучар ителгән халыклар мәсьәләләре дәүләт комитеты” күрсәтелгән. Аны үткәрергә Русиянең Төркиядәге илчелеге һәм "Кырым терракыять үзәге" дә ярдәм итә.

Мәскәү әзерләгән програмга караганда, бу эштә Төркиянең дәүләт оешмалары катнашмый.

Мәдәният көннәре кысаларында Анкара университетында, телевидениедә чыгышлар, кырымтатар халык иҗаты үрнәкләре күргәзмәсе, Төркия һәм Кырым фольклор ансамбльләре чыгышлары, "Бүгенге Кырымда чынбарлык" исемле фотокүргәзмә, Русиянең Төркиядәгә илчесе Алексей Ерхов чыгышы, "Кырым барлык кырымтатарларның уртак ватаны. Тарих һәм бүгенге көн" исемле гыйльми конференция көтелә. Конференциядә Кырым мөфтие Эмирали Аблаевның "Кырымда дини вазгыять" исемле чыгышы да планлаштырылган.

Кырымнан барган делегациягә дәүләт карамагында булган оешмалар вәкилләре, дәүләт ансамбльләре артистлары кергән.

Бу Мәскәүнең Төркиядә мондый мәдәният көннәрен үткәрүгә инде өченче омтылышы. Элегрәк ике тапкыр мондый чараларны үткәрүгә Анкара риза булмаган иде. Бу юлы исә "Кырымтатар мәдәният көннәре"н Төркиянең хөкүмәттән тыш булган "Кырым терракыять үзәге" оешмасы аша уздыралар.

"Кырым терракыять үзәге" җитәкчесе Унвер Сель берничә тапкыр Кырымга килеп хакимият вәкилләре, Кырымтатар мәҗлесенә оппозициядә булганнар белән төрле очрашулар үткәргән иде. Ул үзен Төркиядәге кырымтатар оешмалары федерациясе рәисе итеп тәкъдим итә.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Чара "Кырымтатар мәдәнияте көннәре" дип аталса да, Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе аның артында Мәскәүнең яшерен сәясәте ята дип белдерде. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Facebook-та "Соңгы бер-ике елда Мәскәү, аерым алганда тышкы эшләр министрлыгы "Төркиядә кырымтатар мәдәнияте көннәре" уздыру тырышлыгын дәвам итте. Ул төрле уңышсызлыкларга карамастан, халыкара дәрәҗәдә танылган Украина бәйсезлеген, Украинаның Кырым һәм Акъяр белән бербөтенлеген яклаган илләрнең теләктәшлеген, бердемлеген какшату омтылышларын туктатмый", дип язды.

Төркиядәге кырымтатар оешмалары платформасы да кырымтатар мәдәнияте көннәренә карата белдерү белән чыкты. "Бу чараны басып алучылар белән бергә эш итүче кешеләр оештыра. "Төркиядә кырымтатар мәдәнияте көннәре" дип исемләнгән чарада Русия хакимиятләренең Кырымдагы вәкилләре, ягъни Кырымда кардәшләребезне үтерүчеләр катнашачак", диелә анда.

Платформа бу чараларда катнашмаска, бу хакта җирле оешмаларның җитәкчеләренә, оешма әгъзаларына хәбәрне таратырга һәм шулай итеп аларның уеннарына кушылмаска чакырды.

XS
SM
MD
LG