Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Акмәчеттә кырымтатар активистының өен тентеде


Али Османов
Али Османов

14 декабрь иртән Кырым башкаласы Акмәчеттә яшәүче Али Османовның өендә ФСБ тентү уздырып корал эзләгән, аның ДНКсын алган.

ФСБ хәзмәткәрләре Али Османов йортында корал булуы хакында хәбәр килгәнен белдергән, протокол укып ишеттереп өйне тентеп чыкканнар. Корал табылмаган, Османовны алып китмәгәннәр. Бу хакта "Кырым бердәмләге" төркеме хәбәр итә.

Османов әйтүенчә, ул үзе бөтен нәрсәне күрсәткән. Али Османов – дини кагыйдәләр нигезендә яшәгән, сак астына алынган кырымтатарларга ярдәм итүче, аларны яклап мәхкәмәләргә йөрүчеләрнең берсе.

Османов тентүдән соң Facebook-та бу хәлгә үз фикерен белдерде

XS
SM
MD
LG