Accessibility links

Кайнар хәбәр

Банк кризисының 2 еллыгына Казанда митинг узды


Казанда узган митинг
Казанда узган митинг

Татарстан банклары хисапларында акчалары янганнар Казанның Петров паркында митингка чыкты, барлык катнашучылар саны 100-дән артмады.

Чараны бөлгенлеккә төшкән банклар кредиторлары берлеге җитәкчесе Елена Косоурова оештырган. Елена Косоурова – "Ак Барс" хоккей такымының элекеге уенчысы Александр Косоуровның хатыны.

Аңа кадәр әлеге алданучылар төркемен Александра Юманова җитәкләгән иде. Хәзер исә ул мәйданнарга чыкмый, телефонын да алмый диде бүгенге митингта катнашучы Реваль Зәйнуллин.

Зәйнуллин Татфондбанкка шактый зур сумма салган була. Шуннан иминиятләштерү нигезендә түләнә торган 1,4 млн сумны гына кайтара алган. Вакытында Юманова белән бергә көрәшеп йөргәннәр хәзер Юманова ишетелми дә, күренми дә ди.

Иң күп кычкырып йөрүче, янган акчалары әлләни күп булмаган кешеләргә акча биреп авызларын яптылар

"Өстәгеләр бик уйлап эшләгән, иң күп кычкырып йөрүче, янган акчалары әлләни күп булмаган кешеләргә акча биреп авызларын яптылар. Александра белән дә нәкъ шундый хәл булды. Ләкин хәзер безнең яңа әйдәп баручыбыз бар - Елена Касаурова, бик актив хатын, өстәвенә ул арабызда иң күп акча югалткан кеше. Димәк, көрәшне без туктаткан очракта да, ул ахыга кадәр туктамас", ди Зәйнуллин.

Митингта татарча сөйләшкән өлкән яшьтәге ханымнарны да очраттык. Шуларның берсе, үзен Фәридә апа дип атаучы пенсионер йөри-йөри ардым инде диде. “Юнләп урысча да белмим, ярый әле балалар бар аңлатырга, татарны гел кысалар инде. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, бу очракта татарлар да, урыслар да бертигез. Милләтенә карамыйча алдадылар. Шулай да, акчаны кире алып булыр дигән өмет бар, өметсез шайтан гына бит”, диде 70-ләр тирәсендәге карчык.

Чарада чыгыш ясаучылар әлләни күп булмады, бәлки көннәрнең салкынаеп китүе дә тәэсир иткәндер. Барлык килгән кеше Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган мөрәҗагатькә кул куйды, резолюция кабул ителде.

2016 елның 15 декабрендә Татарстандагы иң зур ике банкның берсе булган Татфондбанк эшчәнлегенә мараторий керттеләр. Ике көннән Интехбанкта да шул ук хәл кабатланды. Бераздан аларның икесенең дә лицензияләре алынды. 2017 елда Татарстанда Спурт банк, Татагропромбанк һәм Анкор банк та ябылды. Бу банкларда акчалары янган кешеләр инде ике ел буе ул акчаларны кайтару өчен көрәшә: митинглар, төрле чаралар уздыралар, мөрәҗәгатьләр язалар, мәхкәмәләргә йөриләр.

Банк хисапларындагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгы бу елның сентябренә Татфондбанк һәм Интехбанк хисапларындагы акчаларның иминиятләштерелгән өлешенең 99 процентын аларның ияләренә инде түләгән. Әлеге дәүләт ширкәте белдерүенчә, Татфондбанкның 180 мең мөштәриенә барлыгы 55,5 млрд сум акча түләнгән. Интехбанкның 28 мең мөштәрие барлыгы 13,5 млрд сум алган.

Иминиятләштерү агентлыгы бер хисаптагы акчаларның 1,4 млн сумга кадәр өлешен генә кайтара, шуннан артыгын мөштәриләр беркайчан да ала алмаска мөмкин. Ул калган өлеше банкротлык эше кысаларында һәм өлешләп-өлешләп кенә түләнә. Татфондбанк ул өлешеннән барлыгы 18,2 млрд, Интехбанк 2,1 млрд сум түләгән.

XS
SM
MD
LG