Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Башкортстан Корылтаена беренче юлламасы белән чыгыш ясаячак


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Хәбиров юлламасында төбәк үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләячәк диелә.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 18 декабрьдә республика Дәүләт җыелы - Корылтайга үзенең тәүге юлламасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьтә республика җитәкчесе төбәк үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләячәк.

Еллык юллама белән чыгыш ясау "Торатау" конгресс-һоллынада узачак. Конресс-һоллда мондый чара беренче тапкыр уза. Утырышка депутатлар, хакимият вәкилләре, ширкәтләр җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дин оешмалары вәкилләре чакырылган. Быел шулай ук Хәбиров чакыруы белән бу чарада хезмәттә һәм җәмәгать эшчәнлегендә танылу алган республика кешеләре дә катнаша.

Юллама Башкортстан телевидениесендә, дәүләт радиоларында, кайбер сайтларда, социаль-челтәрләрдә турырдан-туры трансляцияләнәчәк.

Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп быел октябрьдә билгеләнде. 11 октябрьдә, Республика көнендә моңа кадәр башлык булып эшләүче Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүе турында белдерде.

XS
SM
MD
LG