Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта Фәтхулла Гүләнне Төркиягә тапшыруга таба адымнар ясала


Фәтхулла Гүлән
Фәтхулла Гүлән

Гүләнне Төркиягә тапшыру турындагы сөйләшү ике атна элек Аргентинада "Зур егермелек" кысаларында булган диелә.

АКШ президенты Дональд Трамп Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга Вашингтон ислам эшлеклесе Фәтхулла Гүләнне һәм аның кайбер тарафдарларын экстрадицияләүгә таба адымнар ясый дип белдергән. Мондый сөйләшү ике атна элек Аргентинада "Зур егермелек" очрашуы вакытында булган дип яза Reuters Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглыга сылтанып.

Элекке имам, Эрдоганның элекке көрәштәше, язучы​ Фәтхулла Гүлән 20 еллап АКШта яши. Әнкара аны 2016 елның июлендә Төркиядә дәүләт түнтәрелеше ясарга омтылуда гаепли. Гүлән әлеге гаепләүләрне кире кага.

Гүләнне Төркиягә тапшыру таләпләре белән Әнкара берничә тапкыр чыгыш ясады.

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты әгъзасы демократ Билл Паскрелл сүзләренчә, Гүләнне Төркиягә тапшыру мөмкинлеге турындагы сүзләр "Трампның диктаторларга симпатиясен" күрсәтә.

XS
SM
MD
LG