Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тукайны үле телләргә тәрҗемә итеп спектакль куялар


"Әллүки" спектакленең афишасы
"Әллүки" спектакленең афишасы

"Әлиф" иҗади берләшмәсе Гадулла Тукай шигырьләрен үле яки үлеп баручы телләргә тәрҗемә итеп "Әллүки" дип аталган яңа спектакль әзерләгән

Казанның "Смена" заманча мәдәният үзәгендә 18 декабрьдә Габдулла Тукай шигырьләренә нигезләнгән "Әллүки" спектакле күрсәтеләчәк. Режиссер Туфан Имаетдинов бөек татар шагыйре шигырьләрен үле һәм үлеп баручы телләргә тәрҗемә иткән.

Тамашада ишетмәүче һәм сөйләшә алмаучы балалар, драма артистлары һәм хор катнашачак.

"Ишетмәүче-сөйләшмәүчеләр дә "үле телдә" аңлашалар түгелме? Әйтергә кирәк, алар телләре онытылган халыклар телендә сөйләшәләр. Шуңа күрә, режиссерга шушындый аерым үзенчәлекле кешеләр белән уртак иҗат мохитендә иҗат итәргә кирәк иде. Шулай итеп, без тора-бара үзебезнең мәдәниятебез белән бергә телебезне дә онытып, мөмкинлекләре чикләнгән халыклар өере генә булып калачакбыз", ди спектакльне әзерләүчеләр.

Тамашага музыканы композитор Элмир Низамов язган, дирижеры - Дина Венедиктова, хореографы - Марсель Нуриев. Спектакль "Со-единение" күрмәүче-ишетмәүчеләрнә ярдәм итү фонды һәм "Инклюзион" иҗади проектлар үзәге белән берлектә куелган.

"Әлиф" иҗат берләшмәсе "Әлиф" спектакле чыкканнан соң барлыкка килде. Тамашаның төп ролен башкаручы - биюче Нурбәк Батулла моның өчен "Алтын битлек" алды. Күптән түген бу төркем "Шамаил" спектаклен куйды.

XS
SM
MD
LG