Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөләндәм туташ хатирәсе (Воспоминания Гуляндам) – II


Афиша спектакля "Воспоминания Гуляндам" Татарского государственного театра драмы и комедии имени Карима Тинчурина
Афиша спектакля "Воспоминания Гуляндам" Татарского государственного театра драмы и комедии имени Карима Тинчурина

По многочисленным просьбам предлагаем вам продолжение лиричного произведения "Воспоминания Гуляндам". Этот рассказ классика татарской литературы Амирхана Еники рассказывает историю первой любви татарского композитора Салиха Сайдашева.

Это – история любви, основанная на светлых и истинных чувствах человеческой души. Предыдущий отрывок читайте и слушайте здесь. Аудио, перевод ключевых фраз прилагается. После прочтения предлагаем пройти небольшой тест по содержанию и лексике.

Гөләндәм туташ хатирәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:10:32 0:00
йөкләү

Вакыт уза... Менә өченче... бишенче, алтынчы дәрес тә үтте. Салих абый безгә дәрес бирергә һаман да йөри.

Бер көнне көтелмәгән бер хәл булды. Салих әфәнде нота дәфтәренә тиз генә нидер язды һәм:

— Менә монда язылган сүзләргә аеруча игътибар итегез,— диде. — Күрәсезме?

Дәфтәрдә карандаш белән: "Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк, кайчан, кайда мин сезне күрә алам?" дип язылган иде... Мин куркып, каушап калдым. Бер мәлгә суламый да башладым кебек. Йа хода!.. Мин "ярый, яхшы, онытмам" дип яздым. Тагын: "Миңа болай язмагыз, әтием сизәр!" дип өстәдем...

Слова и выражения

һаман да йөри — всё ещё ходит/посещает
Бер көнне көтелмәгән бер хәл булды. — В один день случилось нежданное событие.
аеруча игътибар итегез — особенно обратите внимание
каушап калдым — стало неловко
бер мәлгә — на миг
сизәр — заметит

***

Киләсе дәрестә Салих әфәнде миңа беренче тапкыр исем белән дәште:

— Гөләндәм, утырыгыз, — диде.

Бүген ул ниндидер сәер иде. Аның күңеле монда түгел, әллә кайда очып йөридер кебек.

— Әйтегез әле, уйнаганда сез нәрсә күрәсез? — дип сорады ул.

Мин аптырадым: нәрсә ишетәсез түгел, ә нәрсә күрәсез?!.

— Мәсәлән, ярларына сыя алмаган Идел... Яр буенда печән чабалар... Суда аккошлар канат кага...

— Кызык,— дидем мин гаҗәпләнеп. Сез моны үзегез уйлап чыгарасызмы?

— Юк, туташ, бу музыканың бер кодрәте,— диде Салих.— Музыка хыяллар уята ул!

Минем дә Салихка кушылып хыялларга биреләсем килде. Аның сүзләре белән килешәсем, үз хыялларымны сөйлисем килде... Ләкин әтием алдында бу мөмкин түгел. Ә Салих, әлбәттә, моны сизәдер. бәлки, миннән көләдер дә әле. Менә хәзер дә ул тик торганда сәер сорап куйды:

— Сез, Гөләндәм, җырлый да беләсездер әле? Музыкант үзе өчен булса да җырларга тиеш,— диде.

Мин җырлый беләм дияргә теләмәдем. Әмма әтинең мактанасы килде бугай. Ул:

— Дөрес әйтәсез, Салих әфәнде,— диде. — Безнең Гөләндәмне ходай тавыштан мәхрүм итмәгән. Бик матур җырлый ул!

Моны ишеткәч, Салих бик сөенде.

— Ышанам, ышанам! Ягез әле, туташ, җырлагыз әле! Мин уйныйм, сез җырлагыз.

Слова и выражения

киләсе дәрестә — на следующем уроке
аптырадым — удивился
ярларына сыя алмаган Идел... — полноводная Волга
Яр буенда печән чабалар... — На берегу косят сено...
канат кага — машет крыльями
кодрәт — сила, мощь
уята — пробуждает
мактанасы килде бугай — кажется, захотел похвастаться
тавыштан мәхрүм итмәгән — не лишил голоса

Укытучым "Сибелә чәчәк" көен бер кат уйнады һәм: "Шулай ярыймы?" дип сорады. "Ярый" дидем мин һәм җырладым:

Гөлбакчага керәмсең,
Гөлбакчага керәмсең лә,
(Заходишь ли в цветочный сад)

Гөл чәчәген өзәмсең?
(Рвёшь ли цветки?)

Өзелгән гөл чәчәге күк
(Словно сорванный цветок)

Аерылуны сизәмсең?
(Чувствуешь ли расставание)

Сибелә чәчәк җилләр лә искәндә,
(Рассыпаются лепестки, когда дует ветер)

Өзелә үзәк исләремә төшкәндә.
(Ноет серце, когда вспоминаю)

— Менә бит! Ә сез курыктыгыз. Җырлыйсы бит! Тавышыгыз сопрано, дөресрәге, лирик сопрано. Сезне сәхнәдән ишетергә иде.

Әтием:

— Сез безнең кызыны җырчы итәргә телисезме? Безгә, мөселманнарга бу килешми... — диде.

— Ник килешмәсен? Хәзер бу бик табигый нәрсә, — диде Салих...

Дәрес тәмамланды. Мин ярты сәгатьтән урамга чыктым. Салих әфәнде безнең йорт янында йөри!

— Көтмәгән идегезме?— диде ул һәм минем яныма килде. — Мин сезнең нигә әтиегездән болай куркуыгызны аңламыйм.

— Әйе, мин куркам, әмма үзем өчен түгел, сезнең өчен! — дидем мин дымлы күзләр белән. — Сезне югалтырмын дип куркам, аңлыйсызмы?

"Ходаем, ничек әйттем мин моны? Ничек әйттем?!"

— Болай куркырга ярамый, бу дөрес түгел! Хәзер дөнья шау килеп тора. Әйдәгез мин сезне спектакльгә алып барам! Сәхнәне, артистларны күрерсез, ризалашыгыз!

— Нинди спектакльгә?

— "Соңгы сәлам"гә. Кәрим* абыйның әсәре.

— Рәхмәт, Салих абый!.. Ләкин белмим шул.

— "Белмим" түгел, киләсез! Теләсәгез, мин Әхмәтҗан абыйдан үзем сорыйм.

— Юк, юк, — дидем мин. — Ярамый. Мин әнием белән генә сөйләшермен.

— Бигрәк яхшы!.. Көнен мин сезгә хәбәр итәрмен... Ешрак, ешрак булсын иде безнең сөйләшүләр...

Мин дәшмәдем. Ул миңа кулын сузды.

— Ә хәзергә сау булып торыгыз!

Слова и выражения

Сезне сәхнәдән ишетергә иде. — Услышать бы вас со сцены
җырчы итәргә телисезме(?) — желаете сделать певицей(?)
килешми — не идёт
Хәзер бу бик табигый нәрсә — Сейчас это совершенно обычное явление.
ярты сәгатьтән — через полчаса
дымлы — влажный
дөнья шау килеп тора — жизнь кипит
алып барам — поведу
Көнен мин сезгә хәбәр итәрмен... — День я вам сообщу...
ешрак — чаще

Мин перчатканы салмадым, әмма кулымны бирдем. Аның нечкә кулы шактый көчле иде.

— Ә беләсезме, сезнең исемне үзгәртеп була икән!

— Ничек?

— Гөлгенәм! Гөләндәм урынына — Гөлгенәм!

— Зинһар, алай әйтә күрмәгез! — дидем мин кызарып.

— Сездән башка моны беркем дә ишетмәс,— диде ул серле тавыш белән.

Мин оялдым, нәрсә әйтергә белмәдем һәм тиз-тиз генә китеп бардым.

Мин үземә ничек кенә булса да "Соңгы сәлам"гә барырга сүз бирдем. Салих миңа спектакльнең көнен дә әйтте. Хәзер әнием белән сөйләшергә кирәк иде. Сөйләшү, әлбәттә, җиңел булмаячак. Ул миннән: "Кем белән барасың?" — дип сораячак. Мин аңа әйтә алмыйм. Үзем генә диячәкмен. Ул мине ялгыз гына җибәрми, әлбәттә. Әмма мин бар кыюлыгымны җыйдым һәм сөйләшергә хәл иттем.

— Әни,— дидем,— театрда яңа спектакль куела икән. Минем бик күрәсем килә. Рөхсәт ит...

— Нәрсә, Салих әфәнде чакырамы?

Мин моны һич тә көтмәгән идем. Шулай да дөресен әйттем:

— Әйе, әни, — диде. Спектакльне Салих әфәнде карарга кушты.

Әни тыныч кына сорады:

— Ул үзе дә барадыр бит?

— Ул шунда оркестрда уйный ич! — дидем мин.

— Ә, әйе шул, онытканмын... Ярый, барырсың, ләкин үзең генә түгел.

— Кем белән? — дидем мин.

— Берәр дус кызың белән... Әнә Сания апаның Суфиясен чакырырсың!

Мин дәшмәдем. Минем кемнедер ияртәсем килми иде, билгеле...

Шуның белән сүз бетте. Безнең гаиләдә гел: "Теге ярамый да бу ярамый!" дип әйтәләр иде. Әни каядыр барырга да Салих абый чакырганга гына ризалашты. Ул әтине дә күндерер дип уйлыйм...

Бәхет бар икән! Әти ризалык бирде, Суфия дә авырый икән. Минем белән Сабираны җибәрәләр. Моны белгәч, без аның белән сикерә-сикерә шатландык!

Слова и выражения

шактый көчле — достаточно сильный
урынына — вместо
сүз бирдем — дал слово
Сөйләшү, әлбәттә, җиңел булмаячак. — Разговор, конечно, будет не лёгким.
бар кыюлыгымны җыйдым — собрал всю волю
сөйләшергә хәл иттем — решил поговорить
яңа спектакль куела — ставится новый спектакль
Рөхсәт ит...— Разреши
һич тә — совершенно
Шуның белән сүз бетте. — На этом слова закончились.
Әни каядыр барырга да Салих абый чакырганга гына ризалашты. — Мама согласилась отпустить куда-то только потому, что пригласил меня Салих.
күндерер — уговорит
җибәрәләр —отпускают

​Салих безне фойеда каршы алды һәм залга чакырды. Спектакль башланды. Сәхнәдә Өммегөлсем Болгарская, Тинчурин кебек зур артистлар күренде. Кәрим абый Тинчурин үз спектаклендә төп роль башкара иде.

​Спектакль сәгать җидедә бетте. Салих безне өйгә кадәр озатты.

— Сезне тоткарларга теләмим. Тәмле йокы, матур төшләр сезгә, туташлар!

— Сезгә дә,— дидем мин һәм кулымны суздым. — Рәхмәт сезгә спектакль өчен.

— Рәхмәтне мин әйтергә тиеш, Гөләндәм!.. Тыңладыгыз. Тик соңгысы булмасын!

...Әнием чәй әзерләгән, безне көтә иде. Ул: «Я, нәрсә күрдегез, ошадымы?», — дип сорады. Сабира аңа: «И-и Бибимәликә апа..» — дип сөйли башлады. Мин сөйләшмәдем. Минем үзем генә белә торган бик әһәмиятле, бик кадерле кичерешләрем бар иде.

Бүгенге кич минем хәтеремнән тиз генә чыкмас! Ул мине бик дулкынландырды! Бер көндә Болгарская, Синаева, Тинчуринны күрү... Болар бер кич өчен артык күп иде... Һәм боларның барысы өчен дә Салихка рәхмәт!

Салих!.. Ул минем йөрәгемдә, бик тирәндә ята. Бүген ул миңа тагын да якынрак булды кебек... Нәрсә булды соң бу, ходаем, нәрсә булды?!. Рәхәт тә миңа, куркыныч та... Йөземне тизрәк мендәргә яшердем.

Слова и выражения

каршы алды — встретил
төп роль башкара иде — исполнял главную роль
өйгә кадәр озатты — проводил до дома
Тәмле йокы, матур төшләр — Спокойной ночи, сладких снов
тик — но, лишь
Минем үзем генә белә торган бик әһәмиятле, бик кадерле кичерешләрем бар иде. — У меня есть очень важные, очень дорогие, известные только мне переживания.
дулкынландырды — взволновало
Болар бер кич өчен артык күп иде... — Этого было слишком много для одного вечера.
бик тирәндә ята — лежит очень глубоко
тагын да — ещё больше
мендәргә яшердем — спрятал в подушку

***

Как вам текст? Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Гөләндәм туташ хатирәсе II

Гөләндәм туташ хатирәсе II

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG