Accessibility links

"Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов вазифасыннан алынды


Фидаил Мәҗитов
Фидаил Мәҗитов

"Мәйдан" журналының "Казан утлары" кушымтасы булып калуы игълан ителер дип көтелә.

Чаллыда чыгучы "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитовны 17 декабрь "Татмедиа" агентлыгына чакырып, аның инде бу журналда баш мөхәррир булмавын белдергәннәр. "Татмедиа" җитәкчесе Андрей Кузьмин журнал редакциясе мөхәррире мәсьәләсе "югары дәрәҗәдә" хәл ителүен әйткән.

Күптән түгел "Мәйдан" журналының ябылачагы, аның "Казан утлары" журналы кушымтасы булып калачагы турында хәбәрләр таралган иде. Чаллыда һәм якын тирәдә яшәүче зыялылар журналны яклап имзалар җыю да оештырды.

"Татмедиа" рәисе киңәшчесе, язучы Равил Фәйзуллин "Мәйдан" журналы мөхәррирен эшеннән алуны гаделсезлек дип бәяли. Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Разил Вәлиев "Мәйдан"ны "Казан утлары"на кушуны, аның мөхәррирен эштән алуны хупламавын белдерә.

18 декабрь "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Чаллыда "Мәйдан" журналы хезмәткәрләре белән очрашып алга таба булган ниятләр турында сөйләр дигән хәбәр бар. Ун көнләп элек Галиуллин "Мәйдан" журналын "Казан утлары"на кушу мөмкинлеге турында Азатлык соравына җавап биреп : "Мондый имеш-мимешләр минем колакка да чалынды. Ялгышмасам, "Көмеш кыңгырау" газеты белән кушалар икән дигән сүзләрне инде биш еллап ишетәм кебек. Ә менә "Казан утлары" журналы белән кушалар икән дигән сүзләрне ишеткәнем юк. Мин бу хакта хәбәрдар түгел", дип җавап биргән иде.

Белешмә. "Мәйдан" журналы 2001 елда чыга башлый. Беренче мөхәррире - Факил Сафин. Ул Казанга Язучылар берлегенә эшкә чакырылгач, 2006 елдан баш мөхәррир вазифасын Вахит Имамов башкара. Ул 2014 елга кадәр эшли, аннары "Мәдәни җомга" басмасына китә. Шул елдан мөхәррир вазифасын Фидаил Мәҗитов башкара.

XS
SM
MD
LG