Accessibility links

Чулман төбәге зыялылары "Мәйдан" журналын япмауны үтенә


"Мәйдан" журналы саннары
"Мәйдан" журналы саннары

2001 елда Чулман төбәге татарлары өчен булдырылган "Мәйдан" журналы киләсе елдан чыгудан туктарга мөмкин. Журналны нәшер итүче Татмедиа оешмасы моның сәбәпләрен атамый. Татар җәмәгатьчелеге бу хәлгә борчылу белдереп һәм журналны яптырмауны үтенеп хакимиятләргә мөрәҗәгатьләр юллаган.

Шушы көннәрдә редакция хезмәткәрләренә "Татмедиа"ның Казандагы идарәсеннән киләсе 2019 елда "Мәйдан" журналында үзгәрешләр кертү ихтималы турында хәбәр килгән. Үзгәртү-оптимизацияләрнең татар өчен яхшылыкка булмавын күргән журналистлар "Мәйдан"ны нинди киләчәк көтүен ачыкларга теләп Татарстандагы башка коллегалары, матбугатка азмы-күпме катнашы булган кешеләр аша вазгыятьне ачыкларга тырышкан.

Факил Сафин
Факил Сафин

Килеп ирешкән мәгълүматларга күрә, "Мәйдан" журналын Чаллыда чыгучы "Көмеш кыңгырау” балалар газеты белән кушарга җыеналар имеш. Шушы берләштерелгән газет һәм журналга баш мөхәррир итеп Факил Сафин тәгаенләнүе һәм аның бу вазифага ризалык бирүе турында да сүзләр чыккан. Факил әфәнде Азатлыкка белдерүенчә, бу хакта аңа бернинди дә тәкъдим булмаган.

Икенче мәгълүматларга күрә, "Мәйдан" журналын "Казан утлары" журналының кушымтасы яки альманах итеп калдыру да карала икән.

Рөстәм Галиуллин
Рөстәм Галиуллин

Азатлык "Казан утлары" баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинга шушы фаразларга ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать итте. "Мәйдан" журналын "Көмеш кыңгырау", Шәһри Чаллы" газетларына, шул ук вакытта "Казан утлары" журналына кушу турында да хәбәрләр бар. Бу хәлне ничек бәялисез?" дип сорадык. Рөстәм әфәнде "Мондый имеш-мимешләр минем колакка да чалынды. Ялгышмасам, "Көмеш кыңгырау" газеты белән кушалар икән, дигән сүзләрне инде биш еллап ишетәм кебек. Ә менә "Казан утлары" журналы белән кушалар икән, дигән сүзләрне ишеткәнем юк. Мин бу хакта хәбәрдар түгел", дип җавап бирде.

Равил Фәйзуллин
Равил Фәйзуллин

Редакциядә һәм җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләре туа башлагач, "Татмедиа" җитәкчесе киңәшчесе, шагыйрь Равил Фәйзуллин һәм оешма җитәкчесенең журналлар буенча урынбасары Сөмбел Таишева 29 ноябрь көнне "Мәйдан" журналы редакциясенә килгәннәр. Равил әфәнде "Мәйдан"да үзгәрешләр көтелүен белдергән. "Бәлки журналга каядыр кушу куркынычы да, аннан бетү куркыны яныйдыр. Үзегезне саклап каласыгыз килсә, көрәшергә кирәк. Миңа инде 75 яшь, сезгә көрәшергә тәкъдим итәм", дигән ул. Шул ук фикерне Сөмбел Таишева да раслаган.

Әмма кемгә каршы һәм ничек көрәшергә дигән сорауларга Казан кунаклары җавап бирмәгән. "Мәйдан" журналистлары редакция тирәсендәге мәрәкәнең, мөхәррирне алыштыру сәясәтенең каян башлануы белән ныклап кызыксынганнар. "Журнал тирәсендәге сез әйткән "мәрәкәләр" менә шушы бинада (ягъни "Татмедиа"ның Чаллы бинасында) башлануы бик ихтимал. Аның дәвамы Казанда дәвам ителүе бик мөмкин. Чаллылар үзләре башлаган эш, хәзер аны казаннар өйрәнә”, дигән Равил Фәйзуллин.

"Мәйдан" журналистлары мөрәҗәгате
"Мәйдан" журналистлары мөрәҗәгате

Редакция коллективы бу яңалыктан соң республика җитәкчеләренә, "Татмедиа" хуҗаларына, милли-иҗтимагый оешмаларга һәм татар зыялыларына мөрәҗәгатьләр әзерләгән. Анда мондый юллар да бар:

"Бүген татар теленә карата алып барылган сәясәт нәтиҗәсендә Татарстанда татар телендә басылучы "Мәйдан"га ябылу куркынычы яный. Журналны ябарга теләүчеләр Казанда чыгучы "Казан утлары", "Идел" әдәби-иҗтимагый журналлары бар, татарларга шул да җитә дияргә мөмкиннәр. Ләкин дүрт миллионлы Татарстан халкына берсе дә артык түгел. Журналны ниндидер газетлар яки башкалада чыгучы журналга кушымта итү – зур хата. Бу – журналның гомере бетте, ул ябылу алдында тора дигән сүз".

Чаллы җәмәгатьчелеге мөрәҗәгате
Чаллы җәмәгатьчелеге мөрәҗәгате

Чаллы җәмәгатьчелеге Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Татмедиа мөдирләр шурасы рәисе Әсгат Сәфәровка "Бу хәлләр "Мәйдан" журналын алдыручы Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Чиләбе, Оренбур һәм башка төбәкләрдәге татарларны санга сукмау булачак" дип хатлар юллаган. Башкортстанда, Удмуртиядә яшәүче язучылар тарафыннан Татарстан җитәкчеләренә "Мәйдан" журналын саклап калу турында телеграмнар җибәрелгән, Түбән Кама каласының Аксакаллар шурасы, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе, Алабуга Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары журналны яптырмауны үтенеп мөрәҗәгатьләр әзерләгән.

Түбән Кама Аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов, җирле матбугатлар Казан авызына карап торырга тиеш түгел, булган кадәр мөстәкыйль булып, шушы төбәк оешмалары, кешеләре турында язарга, сөйләргә тиешләр. "Мәйдан" журналын көтеп алабыз, чөнки ул безнең күршедә, Чаллыда чыга. Түбән Кама каласы язучылары иҗатлары да анда басыла", диде.

Рәфыйк Мәхмүдов
Рәфыйк Мәхмүдов

Алабуга ТИҮе утырышында да журналның ябылу хәбәрен зур борчылу белән кабул иткәннәр. Иҗтимагый үзәк рәисе Рәфыйк Мәхмүдов:​ "Мәйдан"ның ябылуга таба баруы бик күңелсез хәбәр. Чулман төбәгендә миллионга якын кеше яши. Чаллы безнең өчен башкала булып тора. "Мәйдан" журналын бик кирәкле һәм мәгънәле дип саныйбыз", диде. Аның бу фикерләрен идарәнең башка әгъзалары да хуплый.

Әлмәттә яшәүче журналист Әсгат Сәлах "Мәйдан"ны ябуга таба эш алып барылуына ышанмавын җиткерде. "Бөтен Чулман аръягы язучылары һәм шагыйрьләре, чит республикалардагы әдипләребез өчен бик кирәкле һәм бик зур мәйдан бит ул. Күп язучыларга Казан ерак. Ә "Мәйдан" безнең өчен бик якын”, диде.

"Мәйдан" журналына Фоат Галимуллин Татарстан язучылар берлеге рәисе булган вакытта нигез салына. 6 декабрь көнне Башкортстанның Стәрлетамак каласында барган әдәби чаралар вакытында Фоат әфәнде "Мәйдан" журналы ябылу юнәлешендә эш баруын ишеткән. Азатлык Фоат Галимуллин фикерен белеште.

Фоат Галимуллин
Фоат Галимуллин

"90нчы елларда чыга башлаган "Аргамак" журналы нәшер ителүдән тукталгач, Чулман төбәгендә татар телендә язучылар мәйданы булдыру ихтыяҗы туды. 2000нче елларда Чаллының ул чактагы хакиме Рәшит Хәмәдиев белән киңәшеп "Мәйдан" журналын булдырдык. Әлеге көндә дә бу журнал әдәби-публицистик журналлар арасында иң яхшыларының берсе иде". Шунлыктан Фоат әфәнде бу матбугатны ниндидер газет-журналларга кушу, алга таба ябылу мөмкинлеген карау турында сүзнең булуы гомумән булырга тиеш түгел, киресенчә, татарның бу "Мәйдан"ын сакларга, үстерергә кирәк дип саный. "Татар әдәбияте гаме, татар халкының рухи байлыгы турында сүз алып барган кеше үз кулы белән бу басманы ябып куя алмый. Минем ныклы караш-фикерем менә шундый", диде галим.

Тәлгат Әхмәдишин
Тәлгат Әхмәдишин

Чаллы "Азатлык" татар яшьләре берлегенең беренче рәисе, төрки яшьләр оешмасының элекке рәисе Тәлгат Әхмәдишин Татарстан президентына, "Татмедиа" җитәкчеләренә Чаллы зыялылары исеменнән "Мәйдан" журналы эшчәнлеген, хезмәткәрләрен, аның мөхәррирен яклап имзалар җыюны дәвам итә. "Мәйдан"ның бүгенге хәлен саклап калу мөрәҗәгатенә билгеле шәхесләр - Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Әнвәр Шәрипов, Илдар Алишев, Рубис Зарипов һәм ике дистәгә якын фән һәм мәгариф хезмәткәрләре имза куйган.

Белешмә. "Мәйдан" журналы 2001 елда чыга башлый. Беренче мөхәррире - Факил Сафин. Ул Казанга Язучылар берлегенә эшкә чакырылгач, 2006 елдан баш мөхәррир вазифасын Вахит Имамов башкара. Ул 2014 елга кадәр эшли, аннары "Мәдәни җомга" басмасына китә. Шул елдан мөхәррир вазифасын Фидаил Мәҗитов башкара.

XS
SM
MD
LG