Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов Татарстан җитәкчелеген суверенитетны Мәскәүгә тапшыруда гаепли


1990-нчы елларда татар милли хәрәкәте митингы

Активист Рәфис Кашапов Татарстан җитәкчелеге Чаллы ТИҮен җимереп, аны җиңеп, үз-үзен җиңде һәм суверенитетны Мәскәүгә тапшырды дип белдерде.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, Британиядә сәяси сыену алган Рәфис Кашапов Чаллыда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) оештырылуга 30 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать чыгарды.

"ТИҮ Совет берлегендә татарларның беренче бәйсез иҗтимагый-сәяси оешмасы булды. Ул татар халкының үзбилгеләнүгә, тыныч җыеннарга, дин ирегенә, туган телдә белем алу, шул исәптән, югары белем дә алу хокукы булуын белдереп килде. Күп еллар дәвамында ТИҮ татарларның сәяси көрәшендә алда торды. Президент Шәймиев, соңрак президент Миңнеханов белән катлаулы мөнәсәбәтләргә карамастан, Татарстан җитәкчелеге республика мәнфәгатьләрен яклаганда ТИҮгә таяна ала иде", диелә "Азат Идел-Урал" исеменнән чыгарылган мөрәҗәгатьтә.

Кашапов Татарстан җитәкчелеге "ТИҮне җимерүдә" Мәскәүгә ярдәм итте дип саный.

"Чаллыда ТИҮ бинасында телефоннар сүндерелде, офистан куып чыгардылар, активистларга басым булды, нәтиҗәдә Рәфис Кашаповның 18 урыннан сөякләре сынды. Нәфис Кашапов ФСБ басымы астында Татарстаннан 2005 елның 16 декабрендә чыгып китте. Республика җитәкчелеге ТИҮне "җиңде". Әмма шуның белән алар үз-үзләрен дә җиңде - Татарстан суверенитетын Мәскәүгә тапшырды", диелә белдерүдә.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә нигез салучылар ТИҮ активистларына мөрәҗәгать итеп, "кулларын салындырмаска, Чаллыда ТИҮ эшчәнлеген торгызырга" чакыра.

"Хәзерге мизгел өметсез булып күренсә дә, исегездә тотыгыз, Шәймиев, Миңнеханов, Песошин үз бүләкләрен алды инде. Еллар узар, халык аларның эшләренә бәя бирер. Безнең җиңүләр әле алда, без бүләкне акчалата түгел, азатлык белән алачакбыз", диелә белдерүдә.

Белешмә: Чаллы ТИҮе 1988 елның 18 декабрендә халык җыены карары белән оеша. Ул җыенда меңгә якын кеше катнаша. Беренче чарада Габдрахман Җәләлетдинов рәислек итә. Шушында ук татарларның аянычлы хәле турында дистәләгән чыгышлар ясала. Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе итеп Гаяз Малихов сайлана. Оештыру җыенында татар милли азатлык көрәше, хәрәкәте турында әлләни сүзләр булмый. Совет чорында узган шушы чарада Чаллы ТИҮенең беренче таләбе һәм резолюциясе Татарстанны Совет берлегендәге 15 республика дәрәҗәсенә күтәрү турында була. Совет берлеге таркалгач, әлеге оешма эшен мөсәкыйльлек юнәлешендә дәвам итә.

Чаллы ТИҮе 1988 елның декабрендә оешса да, рәсми рәвештә ТАССРның Чаллы шәһәр шурасы депутатлары тарафыннан 411нче карар нигезендә бары 1989 елның 20 сентябрендә генә теркәлә.

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG