Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Мәхмүт Галәүнең "Мөһәҗирләр" романы нигезендә фильм төшерә башлыйлар 


Мәхмүт Галәү
Мәхмүт Галәү

Татарстанда танылган татар язучысы Мәхмүт Галәүнең "Мөһәҗирләр" һәм "Болганчык еллар" романнарына нигезләнеп эшләнгән фильм төшерелә. Аның премьерасы 2019 елга билгеләнгән.

"Хәзер фильмны төшерүгә әзерлек бара. Без аны Төркия һәм Татарстанның уртак проекты булыр дип күзаллыйбыз. Төркия ягы белән сөйләшүләр алып барыла - андагы Госмания дигән татар авылы белән, картинада төшәчәк актерларны сайлау эше дәвам итә", дип сөйләде журналистлар белән очрашуда "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

Айтуганова әйтүенчә, татар халкы язмышындагы фаҗигале чорлар Сафа белән Саҗидәнең мәхәббәт тарихы аша ачылачак. Фильмның сценарие әзер, ул өч телгә тәрҗемә ителгән. Сценарийны бик озак, 10 ел дәвамында язганнар. Татарстан хөкүмәте проектка 2 миллион сум акча биргән. Фильмны режиссерлар Илдар Матуров һәм Әмир Галиәскаров төшерәчәк.

Фильмны төшерү Истанбулда уза торган "Төрки дөнья" кинофестивале һәм Казандагы халыкара мөселман киносы фестивале арасында килешү төзелгәннән соң мөмкин булган. Бу әлеге хезмәттәшлек кысаларындагы беренче зур проект булачак.

Татарстанда шулай ук "Яу" дип аталган комедия дә төшерелә. Анда Казан ханнарыннан көләләр. Журналистларның "Сез тәнкыйтьтән курыкмыйсызмы, татар тарихының бу чоры турында бер җитди фильм да юк бит" дигән сорауларына Айтуганова "Алар тарихтан түгел, ә кешенең начар сыйфатларыннан көләләр", дип җавап кайтарды.

2018 елда Татарстанда барлыгы 15 фильм төшерелгән, алар арасында нәфис фильмнар да, документаль, анимация фильмнары да бар. "Татарстан өчен бу яхшы саннар, күрше төбәкләр белән чагыштырсаң, аларда елга 4-5 картина гына төшерелгән", дип белдерде Айтуганова.

Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" романы 1934 елда Мәскәүдә урысча басылып чыга. Галәүне 1937 елда атып үтерәләр.

2010 елда Минзәлә театры "Мөһаҗирләр" спектаклен тәкъдим итте. Аны сәхнәгә Казанның Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куйды. Романны сәхнә әсәре итеп драматург Мансур Гыйләҗев эшләде.

Дүрт ел элек Төркиядә яшәүче яшь режиссер Өмәр Байкүл әби-бабаларының Төркиягә күченеп килү тарихы турында документаль фильм төшерә башлаган иде. Фильмның исеме "Kuruhöyük" булачак диелде. "Бу - билгеле Госмания авылының беренче исеме, мин аны калдырырга уйладым. Бөтен җирдә корылык булганда, шушы җирдә генә су булган, шуңа бу авылга мондый исем биргән булганнар", дип сөйләгән иде Азатлыкка Өмәр. Фильмның күпмедер өлеше төшерелде, әмма акча җитмәү сәбәпле, ахырына кадәр төшерелеп бетмәде.

XS
SM
MD
LG