Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт департаменты "Патриот" системын Төркиягә сатарга рөхсәт итте


Архив фотосы
Архив фотосы

Әлеге ракет-зенит корылмалары 3,5 миллиард доллар тора. Моңа кадәр Әнкара Русиядән С-400 ракет комплекслары сатып алу турында килешкән иде.

АКШ Дәүләт департаменты Төркиягә 3,5 миллиард долларлык "Патриот" ракет-зенит корылмаларын сатуны хуплады. Бу хакта АКШ саклану министрлыгы хәбәр итә. Әнкара дүрт комплекс сатып алуга рөхсәт сораган иде.

2017 елда Төркия Русиядән С-400 ракет-зенит комплекслары сатып алу турында килеште. Беренче корылмалар 2019 елда сатылачак.

АКШ һәм НАТО вәкилләре Русия ракет системы НАТОның һава көчләре һәм ракетага каршы тору көчләренә интеграцияләнә алмый дип кисәтеп килде. Вашингтон Әнкарадан Мәскәү белән килешүдән баш тартып, Американың "Патриот" системын алырга үгетләде, Русиядән корал алган очракта чикләүләр белән дә янады. Әмма төрек хакимияте Америка ракет-зенит корылмалары Русия С-400 комплексын алыштыра алмый дип тәкрарлады.

Ноябрь ахырында Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы Төркиягә Русия С-400 корылмасын сату килешүеннән баш тарту мөмкин түгел дип белдерде. Әмма шул ук вакытта ул коралны НАТО беректәшләреннән сатып алуга өстенлек бирер идем диде.

XS
SM
MD
LG