Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Хакасия халыкларын яклаучы активисттан гафу үтенгән


Лидия Баинова
Лидия Баинова

Хакасиядә прокуратура активист Лидия Баиновадан гафу үтенгән. Ул социаль челтәрдәге посты өчен җинаять эзәрлекләвенә дучар булган иде.

Хакасия прокуроры урынбасары Андрей Мондохонов активист Лидия Баиновага "җинаять эзәрлекләве белән китерелгән зыян өчен дәүләт исеменнән рәсми гафу үтенәм" дип хат җибәргән. Хатта шулай ук активистка карата ачылган экстремизм белән бәйле җинаять эшенең туктатылуы турында да әйтелә. Прокуратура җибәргән хатны Telegram-да "Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков урнаштырды.

Июльдә ФБСның Хакасия идарәсе хакас мәдәниятен популярлаштыручы 30 яшьлек Лидия Баинованы экстремист эшчәнлеккә чакыруда гаепләгән иде. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул "Русиядә яшәүче урыс милләте вәкилләренә карата көч куллануга чакырып" социаль челтәрдә пост чыгарган. Тикшерү анда "Мондый мизгелләрдә инкыйлаб һәм түнтәрелеш оештырасы килә. Хакимиятне, җирне безнең халыкка кайтарыгыз. Кире яулап алырга", дип язылганын хәбәр итә.

Баинова үз гаебен танымый, аңа каршы эш иҗтимагый эшчәнлек сәбәпле ачылган дип саный. Активист хакас мәдәниятен популярлаштыру белән шөгыльләнә, милли телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен актив чыгышлар ясый.

Августта Лидия Баинова экстремистлар исемлегенә кертелде һәм аның банктагы хисаплары ябылды, банк картасын куллану тыелды.

7 ноябрьдә аны экстремистлар исемлегеннән чыгардылар, 26 ноябрьдә җинаять эшен яптылар.

XS
SM
MD
LG