Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радик Гайзатуллин: "Татарстан быел керемнәрнең 75 процентын федераль үзәккә җибәрә"


Радик Гайзатуллин
Радик Гайзатуллин

Быел Татарстан бюджетында керемнәрнең 25 проценты гына калачак. Былтыр бу нисбәт 70 процентка 30 процент тирәсе иде.

Татарстан Дәүләт шурасы утырышында бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе күтәрелде. КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов финанс министрыннан күмпе акча федераль үзәккә китә дип кызыксынды.

Министр Радик Гайзатуллин сүзләренчә, былтыр федераль бюджетка китүче керемнәр белән Татарстанда калучы акчалар нисбәте 70 процентка 30 процент булган. "Быел бу пропорция бераз үзгәрде. Татарстанның консолидацияләнгән бюджетында керемнәрнең 25 проценты кала. Бу 273 млрд сум тирәсе. 800 млрд сум федераль бюджетка китә. Ягъни 75 процент", диде Гайзатуллин.

Министр моны кануннарның үзгәрүе һәм нефть бәяләренең артуы белән бәйләп аңлатты. Казылма байлыклар чыгаруга салым тулысы белән федераль үзәккә китә.

Киләсе елга Татарстан бюджеты 4,1 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Бюджет керемнәре 2019 елда тагын да азрак - 237 млрд сум булачак, чыгымнар - 241,1 млрд сум тәшкил итәчәк.

XS
SM
MD
LG