Accessibility links

АКШ саклану министры Мэттис вазифасыннан китә


Джеймс Меттис

Джеймс Меттис АКШ президентына язган хатында кайбер мәсьәләләрдә фикер каршылыгы барлыкка килү сәбәпле китәргә булдым дип белдерә.

АКШ саклану министры Джеймс Меттис вазифасыннан китүе турында белдерде. Президент Дональд Тармпка язган хатында китүнең сәбәпләре дип кайбер мәсьәләләрдә фикер каршылыгы барлыкка килүне атый.

Мэттис үзен АКШның беректәшләре белән актив хезмәттәшлек итүе һәм Русия белән Кытай кебек дәүләтләргә каршы тору яклы икәнен искә төшерә. Әлеге илләр үз авторитар күзаллауларына ярашлы дөнья тәртибен үзгәртергә, шул исәптән, күршеләренең эшләренә тыкшынырга омтыла дип саный Меттис. Пентагон башлыгы фикеренчә, Американың бөтен куәтен әлеге көчләргә каршы торырлык берлекләрне көчәйтү өчен кулланырга кирәк.

"Әлеге мәсьәләләрдә һәм башка сорауларда сез карашлары үзегезнең карашларыгыз белән туры килгән саклану министры билгеләргз хокуклы. Мин үз вазифамнан китү дөрес дип саныйм", ди Мэттис Трампка. Миниистр 28 февральдә китәчәк.

Президент Трамп Мэттисның вазифасыннан китүен раслады. Twitter-да ул министрга рәхмәтен җиткерде һәм Меттис җитәкче булып торган ике ел дәвамында Пентагонның уңышларын атады.

​Яңа саклану министры исеме якын араларда аталыр диде президент.

Чәршәмбе Трамп киләсе ике ай эчендә америка гаскәрләре Сүриядән чыгарылачак дип белдергән иде. Әлеге адымны АКШның беректәшләре дә, Конгресс та тәнкыйтьләде. Мэттис да әлеге вакытта Сүриядән хәрбиләрне чыгаруга каршы булган диелә.

XS
SM
MD
LG