Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Британиядә бүлекчәсен ача


"Азат Идел-Урал" хәрәкәте баннеры
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте баннеры

2019 елның 20 гыйнварында хәрәкәтнең Британиядә беренче җыелышы узачак.

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте 2019 елның гыйнварында Британиядә бүлекчәсен ачарга җыена. Беренче җыелышы 20 гыйнварга билгеләнгән диелә хәрәкәтнең Facebook-тагы сәхифәсендә.

"Без Британиядә татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт, эрзя һәм мокша диаспоралары вәкилләрен җыелышка чакырабыз. Шулай ук Идел-Урал язмышына битараф булмаган башка халык вәкилләрен дә чакырабыз", диелә хәбәрдә.

Оештыручылар сүзләренчә, очрашуда "эмиграциядә була торып, милләтләр һәм республикаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә ясый алган конкрет адымнар турында фикер алышу булачак".

Күптән түгел Британия җитәкчелеге татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, "Азат Идел-Урал" хәркәтенә нигез салуда катнашкан Рәфис Кашаповка биш елга сәяси сыену биргән иде.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар арасында татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, хәзер Британиядә сыену сораучы элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, "Эрзянь Вал" җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.

XS
SM
MD
LG