Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар җыры": театр көнендә җырчылар театр уйнады


Татар җыры - 2018
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:18 0:00

22 декабрь "Пирамида" күңел ачу комплексында "Татар җыры" фестивале үтте. Салават Фәтхетдинов сәхнәгә җырчы сыйфатында түгел, бүләкләүче булып менде һәм Айдар Галимовка намазлык белән Коръән бүләк итеп, башка җырламаска өндәде.

"Татар җыры" тамашачысы быел аеруча актив булды. Кәефләнеп алган төркемнәр җырчылардан уздырып күмәкләшеп җырлады, Радик Юлъякшинга (Элвин Грей) кушылып биеде. Мәдәният министры Ирада Әюпова бер урыс сүзе кыстырмыйча татарча чыгыш ясады. Президент Рөстәм Миңнеханов тамашаны ахыргача карады.

"Татар җыры", гадәттәгечә, үзенчәлекле тамашачыны җыйды. Хатын-кызлар сәхнәдә чыгыш ясаучылар белән узыша-узыша күлмәк сайлаган, чәч-башын төзәткән. Ир-атлар бар тирәсендәрәк кайнашты. "Иң кыйммәтле коньяк" дигән сүзләр әледән-әле ишетелеп торды.

Фойеда татар калфакларын сату оештырылган иде, кызык өчен алган берничә ханым булды. Кыскасы, "Татар җыры" тиз арада татар туена әйләнде. Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыров һәм аларга ярдәм итүче Рифат Зарипов белән Рамил Шәрәпов мәҗлес рәвешен китерде. Тамашачыны кыздырдылар, артистларның киемнәрен залда утыручылар арасында уйнатып кәефләрен күтәрделәр.

Сәхнәдәгеләр сүзенә ышансаң, бәхетле тамашачыларга Асаф Вәлиев эшләпәсе, Гүзәл Уразова каурыйлары, Элвин Грейның беренче костюмы эләкте. Ә инде җырларның эчтәлегенә килсәк, “Синең карашларың”, “Ике йөрәк”, “Калдыр сөю”, “Сагынам”, “Нигә генә” – исемнәреннән үк күренгәнчә, мәхәббәт турында җырладылар.

Оештыручылар әйтүенчә, бу җырларны һәм башкаручыларны халык сайлап алган. Димәк, халык тирән мәхәббәттә, аңа тел ни дә, ватан ни. Мәгарифнең иң авыр елларында Зөлфәт Хәким җырлары да, Илфак Шиһапов җырлары да искә төшмәгән, күрәсең.

Ландыш Нигъмәтҗанова
Ландыш Нигъмәтҗанова

Аның каравы “Татар җыры” “Голос” проекты җиңүчесе Эльмира Кәлимуллинаны җиңдерде. Ул кабатланмас тавыш иясе булып танылды. Ландыш Нигъмәтҗанова әле һаман “яшьләр проекты”, Данир Сабиров – “универсаль артист”, Әнвәр Нургалиев – “елның иң романтик җырчысы”. Күренгәнчә, бөтен артистка тач килеп торган номинация исемнәре уйлап табылган, Ришат Төхвәтуллинга гына башлары җитмәгән бугай. Ул исә фестивальнең исеме җисеменә туры килеп торсын иде дигән теләген җиткерде".

Ришат Төхвәтуллин
Ришат Төхвәтуллин

"Исемен "Татар җыры" дип атагач, аның нигезендә халкыбызның җырлары ятсын иде. Концерт буе дөбер-шатыр китерү, халык җырлары булмау – минемчә, бу проектның җитешмәгән җире. Үзем җыр-моң яратканга, миңа шул ягы җитешмәгән кебек тоела инде. “Татар җыры” сынын алу төп максат түгел, төп максат – яхшы чыгыш. Ә бу сыннар вакыт узган саен кадерләнә бара, чөнки ул – хәтер, диде Ришат.

Ришат Төхвәтуллин җырына “Казан” бию ансамбле биеде. Бу - бердәнбер милли чыгыш булды.

Хәмдүнә Тимергалиева сәхнәгә моңарчы беркем күрмәгән образда чыкты. Ул костюм-чалбардан иде. “Сабый чакта” дигән җыры белән кайбер тамашачыларны елатты да. Җырчы Азатлыкка “Татар җыры”ның кыйммәте – аның яшьләрне ача белүендә диде.

Яшьләр дигәннән, популярлыгы ягыннан Элвин Грейга якынлашып килгән Хәким “үзенчәлекле проект” номинациясендә җиңде.

Татар җырына бәясен сорагач, 26 яшьлек, татар, инглиз һәм урыс телендә җырлаучы Хәким болай диде: "Төрле тәҗрибәләр ясап караудан курыкмасыннар иде. Җырчыга үзен кысаларга кертергә ярамый. Мин җырны тамашачыга башкачарак тапшырам кебек тоела, яңгыраш үзгә, стиль башкача. Миңа эзләнү, төрле көтелмәгән тәҗрибәләр ошый. Һәрвакыт җанлы тавышка җырлыйм. Бу бит үзенчәлекле энергетика дигән сүз. Ул тамашачыга бөтенләй башкача тәэсир итә. Хәтта начар аппарат булсын, шатыр-шотыр килеп комачауласын, йә булмаса тавышта “әтәч” китсен, җанлы тавыш барыбер кадерлерәк. Кайбер җирләрдә концерт куярга килгәч, Гүзәлия монда фонограммага җырласаң да ярый инде, аппаратура бик начар дип әйтә. Мин аңа, шулай әйтергә оят түгелме, дим.

Гүзәлия быел җырламады, ул фестивальдә Хәкимнең продюсеры буларак катнашты һәм татар эстрадасы турында фикерләре белән бүлеште.

"Безнең татар эстрадасында матур образлар, яшь җырчылар бар. Ләкин җырның бизәлеше аксый. Югары сыйфатта эшләнгән аранжировкалар аз. Плагиат дигән әйбер күп эстрадада. Үз стиле булган артистлар да күп түгел", ди Гүзәлия.

Зөфәр Хәйретдинов, киресенчә, татар эстрадасында бар да яхшы дигән фикердә.

Зөфәр Хәйретдинов
Зөфәр Хәйретдинов

"Бернинди проблем юк: җырлаучылар шулхәтле күп, төрле стильләр, алымнар бар. Безнең милләтебез шулхәтле бай һәм кызыксынучан. Бу сәнгатьтә дә чагыла, нинди генә темаларга алынмаган алар! Безнең эстрада бай дип уйлыйм, урыста алай түгел. Мин ничек катнашырга булдыммы? Аның бит инде сәбәпләре бар. Салават исә, быел катнашмаса, киләсе елда катнашыр. Мин, мәсәлән, узган елны юк идем, быел бар", ди Зөфәр.

Татарстанның атказанган җырчысы Раяз Фасыйхов “халыкчан җырчы” номинациясендә җиңде. Аннан бөтен фестивальләрдә дә катнашыр өчен нинди җырчы булырга кирәк, дип сорадык.

"Консервативлыктан арыну кирәк. Үзеңне төрле яктан ачарга, үзгәрә белергә кирәк. Мин бит бөтен фестивальдә дә катнашам дип максат куймаган идем, оештыручылар, тамашачылар шулай бәяләгән. Бу минем генә түгел, команда җиңүе. Беләсезме, “Татар җыры” фестивалендә 3 ел булмадым. Бу мине, дөресен әйтим, борчыды. Үземне үги бала кебек хис иттем. Дөрес, монда катнашмаганда, “Үзгәреш җиле”ндә катнаштым. Ул да мине үзгәртте. Ниһаять, “Татар җыры”на кире кайттым. Чөнки бу фестиваль мине дөньяга танытты", дип җавап бирде Раяз.

Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров алтын тавыш иясе булып танылды. Ул фестивальгә үзгәрешләр кирәк дип саный.

"Урысларда “Песня года” бар, татарда – “Татар җыры”. Без монда катнашып, күрешеп, яңа елга керер алдыннан аралашабыз, сәхнәгә чыгып елның иң уңышлы саналган җырын башкарабыз. Бу үзенә күрә җырчыга еллык нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. “Татар җыры” бер биеклекне яулап алды һәм шул биеклекне тота. Ләкин соңгы елларда бертөрлелек бар кебек. Бәлки ниндидер яңалык кертергә вакыттыр. Оркестр катнашса, бер дә артык булмас. Бу аны тагын да баетыр иде. Чөнки бер урында тору да иҗат өчен бик куркыныч нәрсә", ди Каһиров.

Сәхнә артында шундый хәлләр. Тамашачы ничек кабул итә соң? Язучы Ләбиб Леронга авторларны әйтү һәм чын җырлар җитмәгән.

"Минем бу фестивальне беренче тапкыр барып каравым. Моңа кадәр ни язганнарын укып, интернетта булганы белән генә танышып бара идем. Инде менә тамашачысын да үз күзләрем белән күрдем, колакларым белән ишеттем. Чынлап та икенче пәрдәдә сизелерлек шаулаша башлады болар. Җырчыларга килгәндә, язучылар арасында аларны иң күп тыңлаучы миндер. Ни өчен дигәндә машинада һәрвакыт “Татар радиосы” эшли. Кайчак язучылардан, бу җырчы кем, дип сорыйм, белмиләр, әйтеп бирәм. Җырчылар таныш, җырлары бик таныш түгел. Элек җырның авторларын да бәялиләр иде, хәзер ул беткән икән. Болар үзләре җыр яза бит, бәлки шуңа да беткәндер авторны күрсәтү. Киләсе елда “Татар җыры” 20 яшьлеген билгеләп үтә. Шушы юбилеенда чын шагыйрь, композиторлар язган җырларны яңгыратсыннар иде дигән теләгем бар. Алып баручылар, кайбер җырчылар сәхнәдән ара-тирә татар теле яшәсен дип әйтә, анысына сөенеп утырам", диде Азатлыкка Ләбиб Лерон.

Ә тамашачы кызганнан-кыза барды. Мәдәният министры Ирада Әюпованың тамашачыны халыкара театр көне белән котлавы төрле мәгънәдә аңлашылды.

Фестивальгә җанлылыкны Салават Фәтхетдинов та өстәде. Ул “халык мәхәббәте” номинациясендә җиңгән Айдар Галимовка сын тапшырырга тиеш иде. Салават сынны тапшырганчы, үзенең махсус бүләген тапшырырга булды. Ул аны мәгънәле бүләк дип атады.

"Айдар, минем янәшәмәрәк бас, артта торма, чөнки син һәрвакыт минем алдан йөрдең. Талантлы, тырыш адәм баласы Айдарга бүләк тапшырам бүген. Айдар, сиңа киңәшем һәм аерым бүләгем бар. Ул мәгънәле кеше, шуңа күрә Коръән, намазлык һәм дисбе бүләк итәм. Бәлки иманга килеп киләсе елга син дә фестивальдә катнашмассың? Яшьләргә урын бирә белергә кирәк. Белгәннәреңне укып, татар сәхнәсе бетмәсен, балалар татар телендә сөйләшсеннәр дип теләк теләрсең. Вакытында китә белү бик әйбәт әйбер ул. Сәхнәдә дә, сәясәттә дә, кайда да. Менә сез күбегез авыл кешеләре. Авылда бер батыр сабантуйда 3 тапкыр җиңеп тәкә алса, дүртенче елга бөтен авыл шуңа каршы чыга. Чөнки ул герой, яңалык көтә. Аңларлык әйттем бугай инде. Намазга утыр дип әйтә алмыйм, тәкъдим итәм", диде Салават.

Айдар Галимов: "Көтмәгән идем. 19 ел катнаштым, ниһаять, шундый хәлгә килеп җиттек. Бүген үземне йолдыз кебек хис итәм, бер яктан Элвин Грей белән җырлыйм, икенче яктан Салават абый чыга. Башлар әйләнерлек. Радикның хыялы тормышка ашты. Ул кайчандыр минем белән дуэт җырларга хыялланган икән, җырладык. Минем дә хыялым бер. Берәр заман Салават абый белән дуэт җырлап булмасмы?" дип дәвам итте Айдар.

Элвин Грей һәм Айдар Галимов
Элвин Грей һәм Айдар Галимов

Салават: "Дуэт тәкъдим итмим. Киләсе елны мин җырлыйм, бүләкне син миңа тапшырырсың", дип кырт кисте.

Айдар Галимов: "Минем дә тәкъдимем бар, Салават абый, Салават брат, Салават коллега. Син бит миннән алданрак җырлый башлаган, миннән алдарак фестивальдән киткән кеше. Бу бүләкне кире сиңа бирергә түгел микән дип уйлыйм", дип шаяртты. Салават шаяртуын һаман дин ягына каерды.

Билгеле, бу театр уйнау залны гөжләтте, татар җыры гимнын аягүрә алкышларлык хәлгә китерде. Хәер, фестиваль әллә ни озакка сузылмады. “Барс-Медиа” директорлар шурасы рәисе Камил Гәрәев ничек планканы төшермәскә дип уйланып кайтып китте. Тамашачыга да, Азалия Зиннәтнең иң кыйммәтле клибы дисеңме, Әнвәр Нургалиевнең 45 яшендә алган беренче “барс”ымы - сөйләргә сүз җитәрлек булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG