Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соликамскида һәлак булган башкортстаннар гаиләсенә сигезәр миллион сум түләнәчәк


Соликамски шахтасында
Соликамски шахтасында

Башкортстан җитәкчелеге шахтадагы янгында һәлак булган Башкортстан кешеләренең гаиләләренә ярдәм булачак дип ышандыра.

Соликамски шәһәрендәге шахтада янгын вакытында һәлак булган башкортстаннарның гаиләләренә сигезәр миллион сум түләнәчәк. Аның бер миллион сумын республика, тагын бер миллион сумын социаль иминиятләштерү фонды, ике миллион сумын эш бирүче оешма, өч миллион сумын фаҗига булган шахта хуҗасы "Уралкалий" ширкәте түләячәк. Тагын бер миллион сумны гаиләләр Пермь крае хакимиятеннән алачак.

Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов сүзләренчә, әлеге вакытта һәлак булучыларның туганнары Соликамскида. Алар белән табиблар, психологлар, Уфа һәм Белорет хакимиятләре вәкилләре киткән.

"Туганнарына медицина ярдәме күрсәтелә, без алар белән элемтәдә. корбаннарның балигъ булаган балаларына һәрьяклы даими ярдәм күрсәтеләчәк. Аларга шулай ук әтиләренең уртача хезмәт хакы исәбеннән айлык пособие түләнеп торачак", дип китерә Бәширов сүзләрен Башинформ.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа һәм Белорет районы хакимиятләренә үлүчеләрне җирләү эшләрен үз өсләренә алырга һәм балаларына даими ярдәм итеп торырга кушты.

Узган шимбә иртәнге якта Пермь краеның Соликамски шәһәрендә "Уралкалий шахтасында янгын чыкты. Шахтада эшләгән 17 кешенең сигезе чыгып өлгергән, алар зыян күрмәгән. Эшчеләр 360 метр тирәнлектә булган.

Корбаннар арасында Башкортстаннан да кешеләр булды. Алар - Белорет шәһәрендә туган 1977 елгы Сергей Игнатенко, Уфадан 1961 елгы Сергей Томшин һәм 1980 елгы Антон Абрамов.

Алты бала әтисез калды, иң кечкенәсенә өч яшь.

24 декабрь Пермь өләксендә шахтада һәлак булучылар истәлегенә матәм көне игълан ителде.

XS
SM
MD
LG