Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Кытай мөселманнарын яклап пикет уздырачак


Пикетның төп темасы - Кытай хакимиятенең уйгырлар, татарлар, казакълар һәм кыргызларга карата кырыс сәясәтенә фикер белдерү.

Пикет 26 декабрь Казанның Тинчурин бакчасында узачак. Ул шәһәр хакимияте белән килештерелгән дип хәбәр итте Idel.Реалии басмасына активист Рәис Хәбиров.

Пикетның төп темасы - Кытай хакимиятенең уйгырлар, татарлар, казакълар һәм кыргызларга карата кырыс сәясәтенә фикер белдерү.

Оешытурчылар чараны башта Кытайның Казандагы баш консуллыгы бинасы янында уздырырга ниятләгән, әмма бу урында ремонт эшләре бару сәбәпле, Казан мэриясе Тинчурин бакчасын тәкъдим иткән. Активистлар моңа ризалашкан.

Күптән түгел Казан шәһәр хакимияте "Азатлык" татар яшьләре берлегенең Кытайдагы мөселманнарны һәм төрки халыкларны яклап митинг уздыруын килештергән иде. Әмма берлек активисты, митингны хакимият белән килештергән Рәфыйк Кәримуллин гаиләсендә проблемнар килеп туу сәбәпле, чара булмый калды.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Кытай дипломатлары исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Алар дөнья матбугатында мөселманнар өчен "тәрбия бирү үзәкләрен" яклап чыгыш ясый. Дипломатлар Кытайның мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG