Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кытай мөселманнарын яклап митинг уздыруга рөхсәт бирелгән


Синҗанда Кытай иминлек көчләре урамадагы кешеләрне тикшерә
Синҗанда Кытай иминлек көчләре урамадагы кешеләрне тикшерә

Казан шәһәр хакимияте "Азатлык" татар яшьләре берлегенең Кытайдагы мөселманнарны һәм төрки халыкларны яклап митинг уздыруын килештергән. Бу турыда Азатлыкка оешма активистлары белдерде.

Митинг 22 декабрьдә Казанның Тинчурин паркында узачак. "Азатлык" активистлары чараны йә Мулланур Вахитов һәйкәле, йә Камал театры янында уздырырга теләгән иде. Әмма хакимият ул урыннарда башка чаралар узачак дигән сылтау белән анда уздыруны рөхсәт итмәгән.
Элегрәк шәһәр хакимияте мондый чара уздыруны инде ике мәртәбә кире каккан иде.

21 ноябрьдә "Азатлык" активистлары Кытайдагы уйгырларны, татарларны һәм казакъларны яклап Кытайның Казандагы консуллыгы янында ялгыз пикетлар уздырды. Алар мөселманнарны дискриминацияләүне, аларның хокукларын бозуны туктатуны, “сәяси тәрбия” үзәкләрен ябуны, әлеге халыкларның дини һәм милли тормышына тыкшынмауны таләп итте.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Кытай дипломатлары исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Алар дөнья матбугатында мөселманнар өчен "тәрбия бирү үзәкләрен" яклап чыгыш ясый. Дипломатлар Кытайның мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG