Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт оешмаларында Idel.Реалии сайты томаланган


Әлеге вакытта сайтны республика министрлыкларында, Дәүләт шурасында, Татарстанның Югары мәхкәмәсендә һәм Вахитов районы мәхкәмәсендә ачып булмый.

Татарстан хакимияте Idel.Реалии сайтына керүне томалаган. Бу мәгълүматны берничә дәүләт оешмасында һәм мәхкәмәләрдә расладылар.

Idel.Реалии ачыклавынча, сайт республика министрлыкларында, Дәүләт шурасында, Татарстанның Югары мәхкәмәсендә һәм Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә томаланган. Шул ук вакытта Татарстан прокуратурасында һәм Казан мэриясендә сайт ачыла. Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова Idel.Реалииның томалануын турыдан-туры расламады, бары тик "сайтларга керүне чикләү турындагы эчке корпоратив карар берничә интернет-ресурска кагыла" дип кенә белдерде.

Idel.Реалии сайтын томалау турында беренче хәбәр берничә атна элек республиканың бер мәктәбеннән килгән иде.

Татарстанның дәүләт оешмаларында кайбер интернет-сайтларны томалау турында күптән түгел "БИЗНЕС Online" күтәреп чыкты. Басма журналистлары сайтка дәүләт оешмаларында кереп булмый дип белдерде һәм моны "цензура" дип атады. Ул вакытта Лилия Галимова "бу бернинди дә цензура түгел", дигән иде. Томалауга нинди басмалар дучар булуын да әйтмәде.

"Әлеге мәгълүмат президент идарәсе дәрәҗәсендә эчке куллану өчен кабул ителде һәм аны халык алдына чыгару булмаячак. Кайбер басмалар анализ уздырганнан соң чикләүләргә дучар булды", ди Галимова. Аның сүзләренчә, әлеге анализ хезмәткәрләрнең эш вакытында иң күп кереп караган сайтларны ачыклаган.

Кешеләр үз телефоннарыннан, планшетларыннан ул сайтларга барыбер керә ала, чикләүләр эш компьютерларына гына куелган дигән иде ул.

Азат Европа/Азатлык радиосы медикорпорациясенең рәсми сайтлары Азәрбайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Иранда томаланган.

Idel.Реалии Идел буе халыкларына төрле сәбәпләрдән башка матбугат чараларыннан ала алмаган мәгълүматны җиткерә. Әлеге проект 23 илдә 27 миллион тамашачысы, укучысы, тыңлаучысы булган Азат Европа/Азатлык радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясенең бер өлеш булып тора.

XS
SM
MD
LG