Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос" Приморски краенда кабат узган сайлауда хәрәмәләшүләр турында белдерә


"Голос" хәрәкәте Приморьеда 47 сайлау бүлгесендә тавыш бирү нәтиҗәләрен гамләдән чыгаруны сорый. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова әлегә вазгыять тикшерелә, бәя соңрак биреләчәк ди.

Сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте 16 декабрь Приморски крае губернаторын сайлауда хәрәмәләшүләр турында белдерә. Бу хакта "Ведомости" яза.

Хәрәкәт экспертлары фикеренчә, Владивостоктагы 80 сайлау бүлгесенең 47сендә бюллетеньнәр ташланган. "Выборы" дип аталган бюллетеньнәрне санау системына алар иң ахырда, 17 декабрь төнге сәгать бердән соң бөтенесе бер вакытта кертелгән. Бу алдан уйланып, килешенеп башкарылган гамәл дип саный "Голос".

Моннан тыш, сайлауларда җәмәгать күзәтүе дә бу юлы тиешле булмаган диелә.

"Голос" әлеге сайлау бүлгеләрендә тикшерү уздырырга, төбәк сайлау комиссиясенә 47 сайлау бүлгесендә тавыш бирү нәтиҗәләрен шикаять итәргә һәм сайлау кәгазьләрен кулдан санарга тәкъдим итә.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәрәкәт экспертлары җыйган мәгълүматны алуын раслый һәм комиссия "вазгыятьне тикшергәннән соң бәя бирәчәк", дип белдерә.

Приморски краенда губернатор сайлау 16 декабрь узды. Анда төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Кожемяко 61 процент тавыш җыеп җиңде. Беренче сайлау сентябрьдә узган иде, әмма күп санлы хокук бозулар ачыкланганнан соң Русия Үзәк сайлау комиссиясе Приморьеда губернатор сайлау нәтиҗәләре гамәлдән чыгарды.

XS
SM
MD
LG