Малайга салкын тигән, аны Нью-Мексико хастаханәләрнең берсенә китергәннәр. Әмма бала шул ук көнне кич җан бирә. Үлемнең төгәл сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Гватемала хөкүмәте АКШтан төпле тикшерү уздыруны сорый.
АКШ җирлегендә Гватемаладан моңа кадәр дә бер бала үлгән иде. Декабрьдә Таможня һәм чик хезмәте вәкилләре тоткарлаган җиде яшьлек кыз үлде. АКШ хакимияте әлеге үлем өчен җаваплылыкны танымый.
9 ноябрьдә Америка президенты Дональд Трамп миграция сәясәте турында фәрман имзалады. Ул легаль булмаган мигрантларга качак статусы бирмәскә карар кылды. АКШта сыену алырга теләүчеләр Америка чиген рәсми билгеләнгән урыннар аша узарга тиеш диелә фәрманда.