Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосының элекке мөдире Фәрит Иделле вафат


Фәрит Иделле (1943-2018)
Фәрит Иделле (1943-2018)

Фәрит Иделле бар татар дөньясында киң танылган, шөһрәт казанган шәхес иде.

Чәршәмбегә каршы төндә Мүнһен шәһәрендә 75 яшендә Азатлык радиосының элекке мөдире, журналист, татар мөһаҗириятенең күренекле эшлеклесе Фәрит Аги (Иделле) вафат булды. Соңгы айларда ул сулыш юллары һәм үпкә чире белән интегә иде.

1943 елда Кытайда, Пенза якларыннан күчеп килүче татар гаиләсендә туган Фәрит Аги яшьлек елларын Төркиядә үткәрә, андагы татар мәхәлләсе тормышында актив катнаша. Истанбул университетында белем ала, гаскәрдәге хезмәтеннән соң аны ул вакытта Германиянең Мүнһен шәһәрендә урнашкан Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясенә эшкә чакыралар һәм ул анда 1969 елдан алып 1995 елга кадәр башта Мүнхенда, аннары 2006 елга кадәр Чехия башкаласы Прагада эшли. 1989 елдан бирле Азатлыкның мөдире булып тора. 2002 елда кыска вакытка радиода яңадан оешкан Төньяк Кавказ редакциясен дә җитәкли. Пенсиягә чыкканнан соң гомеренең зур өлешен үткәргән Мүнһен шәһәренә кайтып яши.

Фәрит Аги чорында Азатлык радиосы зур үзгәрешләр кичерә - Совет берлеге таркалу белән татар-башкортның бердәнбер халыкара радиосы булган Азатлык Идел-Урал төбәгендә үз хәбәрчеләр челтәрен булдыра. 1997 елда Казанда хәбәр үзәге ача, үзенең бер сәгатьлек програмын Татарстан радиосы дулкыннарында да тапшыра башлый.

Фәрит Аги җәмәгате Айшә белән ике бала үстерде, улы Кәрим Мүнһендә, кызы Бану - Лондонда яши. Мәрхүм алдагы көннәрдә Мүнһен шәһәрендә җирләнәчәк.

Фәрит Иделле: Тыңлаучылар белән саубуллашу сүзе

Кадерле тыңлаучылар, 37 елдан соң сезгә шулай дип соңгы мәртәбә мөрәҗәгать итәм. Сезнең белән эфирда гына булса да саубуллашу - читен мизгел. Шәхесләр килә-китә. Ләкин миссия кала. Шушы уңайдан сез, хөрмәтле тыңлаучыларыбызга да рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең фикерләрегез, сезнең дәртләндерүегез һәм әлбәттә, тәнкыйтьләрегез булмаса, безнең програмнарыбызны яшырту мөмкинлеге дә булмас иде. Әлбәттә, һәр тыңлаучыбызның теләген гамәлгә куя алмыйбыз. Ләкин аларның берсе дә игътибардан читтә калмый. Киләчәктә дә бергәләп милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калырга тырышыйк. Бергә булганда, без көчле. Демократия, кеше хокуклары, кеше кыйммәтләре, үзбилгеләнү, үз язмышыңны үзең билгеләү һәм башка төп хокуклар өчен тырышкан Прагадагы редакция хезмәткәрләренә, Казан бюросына һәм барлык хәбәрчеләргә рәхмәт яусын. Киләчәктә дә бу эшне дәвам иттерсеннәр. Сез дә, кадерле милләттәшләр, тыңлаучылар бездән, Азатлыктан аерылмагыз. Сау-исән булыгыз.

Фәрит Иделле
Прага, 28 июнь 2006

Фәрит Иделленең Азатлыктагы язмалары архивы

Фәрит Иделле тавышын искә төшереп, Азатлык архивыннан 1995 елның 31 мартында эфирга чыккан аудио язма тәкъдим итәбез.​

please wait

No media source currently available

0:00 0:04:43 0:00
йөкләү

Фәрит Иделле "Яңа Гасыр" радиосында, "Тәмле чәй, җанлы сүз" тапшыруы, 14 июнь 2006:

please wait

No media source currently available

0:00 0:31:48 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG