Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәрит Иделле тормышы безгә үрнәк иде"


Фәрит Иделле (1943-2018)
Фәрит Иделле (1943-2018)

25 декабрь кичендә Мүнһен шәһәрендә 75 яшендә Азатлык радиосының элекке мөдире, татар мөһаҗириятенең күренекле эшлеклесе Фәрит Аги (Иделле) вафат булды. Фәрит әфәнденең элекке хезмәттәшләре, Азатлыкның илдәге хәбәрчеләре аның турында хәтирәләре белән уртаклаша.

Надир Дәүләт (Истанбул):

Надир Дәүләт
Надир Дәүләт

— Без 1954 елда Истанбулда таныштык. Икебез дә балалык чорында идек. 1950нче елларда татарлар Кытайдан Төркиягә күчеп килделәр. Шулар арасында Фәритнең гаиләсе дә бар иде. Без аның белән дуслашып киттек. Якын йортларда яши һәм еш кына күрешә идек. Төрле китаплар белән алмаштык. 1963 елда безнең "Тукай яшьләр түгәрәге" дигән оешмабыз барлыкка килде. Фәрит һәм мин, тагын радиода эшләүче Фәридә (Хәмит - ред.) бу оешмада бик актив эшләдек. Бер максат өчен көрәштек дип әйтә алам.

1969 елны Фәрит Азатлык радиосында эшләргә Мүнһенгә китте. Мин ул чакта университетта укый идем. Университетны тәмамлагач 1972 елда шулай ук Азатлык радиосына эшкә бардым. 12 ел буе бергә эшләдек. Аннары мин Истанбулга кайтып университетта эшли башладым. Ләкин Фәрит белән бәйләнешебез өзелмәде, мин радиога атналык күзәтүләр җибәреп тордым.

1995 елда Азатлык Мүнһеннан Прагага күчте. Шуннан соң Фәрит белән Казанда күрешә башладык. Татар конгрессы утырышлары булганда очраша идек. Аннары Фәритнең тырышлыгы ярдәмендә 1997 елда Казанда Азатлык бюросы ачылды. Шунда да очрашулар уза иде.

Тагын истә калганы - 2001 елда мин өйләнгәндә Фәрит мине котлау өчен Прагадан Истанбулга килде. Аннары үзе дә безне берничә тапкыр Прагада кунак итте. Соңгы очрашу 2013 елны булды. Хәләл җефетемә Мүнһенны күрсәтергә теләдем һәм шунда баргач Фәритләр белән дә очраштык. Аннары инде телефон һәм интернет аша гына аралашып тордык.

Фәрит - 63 еллык дустым. Аны югалту минем өчен бик авыр. Урыны җәннәттә булсын. Гаиләсенә дә сабырлык телим. Ничек кенә булмасын, бу кайгы белән ризалашырга туры килә.

Фәрит Иделле татар-башкорт редакциясендә "салкын сугыш" чорында эшләве аша татарларга зур хезмәт күрсәтте. Ул чорларда без куркыныч шартларда эшләдек. 1981 елда безнең бинага бомба да куйганнар иде. Шундый куркыныч астында эшләп татарларга үз тавышыбызны ишеттерергә тырыштык. Фәрит бу дөньядан 37 ел радиода хезмәт күрсәтеп, татарлар өчен зур эш башкарып аерылды.

Римзил Вәлиев (Казан, 1997-2011 елларда Азатлык радиосының Казан бюросы мөдире):

Римзил Вәлиев
Римзил Вәлиев

— Әле советлар таркалганчы чорда Азатлык радиосы тапшыруларының яхшы ишетелә башлавы турында миңа язучы Флюс Латыйфи әйткәч, ул әйткән ешлыклардан тыңлап карадым. Чыннан да милли хәлләр турында дөресен сөйләгәннәрен ишеткәч, тапшыруларны даими тыңлый башладым. Ул вакытта КПСС басымы, чит ил авызын тыңларга курку бар иде әле. 1989 елда яңа чыга башлаган "Идел" журналының беренче саннарына Азатлык күзәтү ясый башлагач, без бераз шүрли дә төштек. Үзебез турында тыңлаган чакта тирләп төшкән чаклар булды. Ничек тынычланып киттек соң? Эфирдагы тавышлар ышандырырлык, дәлилле, тыныч яңгырый иде. Фәрит Иделленең тавышы бигрәк тә салмак, саллы иде. Гомумән, Азатлык радиосының дошман авазы икәнлегенә ышанасы килмәде. Дөньяда хаклык, гаделлек дигән нәрсәләр бар. Алар бөтен нәрсәдән өстен, барысын да җиңеп чыга. Салкын сугыш тәмамлангач, ышаныч уятучы фактлар һәм тавышлар кирәк булды. Бездә ышаныч хисләрен Фәрит Иделленең редакция сәясәте уятты. Ул үзе туры сүзле, ихлас иде, башкаларның ялганын да яратмады.

1989 елның ноябрендә Мәскәүгә РСФСР Язучылар берлегенең пленумына баргач үзем элек эшләгән "Комсомольская правда" редакциясеннән эфирдан язып алынган телефон номерына шалтыраткач, "Аги" дигән җавап ишеттем. Шулай танышып киттек. Ярты елдан мин Мүнһенга Фәрит Иделле чакыруы белән кунакка бардым. Мүнһен вокзалында телефон будкасына кереп, билгеле номерны җыйгач, шул ук "Аги" дигән сүзе ишетелде. 15 минуттан чалара башлаган сакаллы (ул вакытта 47 яшьлек) Фәрит Иделле килеп җитте. Башта редакциягә, аннан соң өйләренә алып барды. Шунда ук Равил Бохарай яши иде. Өегезгә таныш булмаган кунаклар алып кайтсагыз, ничек булыр иде? Фәрит абыйның хатыны Айшә ханым, балалары Кәрим, Бану безгә яхшы могаммәлә күрсәттеләр.

Мөһаҗирләр дөньясы мине шаккатырды. Шул чакта радио белән Казан хезмәттәшлеген җайлап җибәрдек. 20ләп елга сузылган тормыш шулай башланды. Радионың милли, бигрәк тә төрки редакцияләрендә эшләүче тәҗрибәле журналистлар белән фикер алышулар, конференцияләр минем өчен тәэсирле булды. Радиога Казаннан хәбәрләр бирә башладым. Беренче факс, Али Акыш белән бергә компьютер кайтару, милли эшләрдә аларны куллану да шул чакта башланды. Соңрак Русия төбәкләрендә хәбәрчеләр эзләп таптык, аларны заманчарак эшләргә өйрәттек.

Азатлык радиосы 90нчы елларда татар конгрессын да, "Татар-информ" агентлыгын да алыштырды, "Ватан" җәмгыятенә терәк булды. Татарча хәбәр бирүче радиожурналистлар кавеме оешты. Болар барысы да Фәрит Иделле ярдәмендә мөмкин булды. Ул бик күп кешеләргә ярдәм итте. Безнең барыбыз өчен дә ул һөнәри остаз иде, аңа әтигә караган кебек карадык.

2003-2005 елларда Русиядә хакимият үзгәрә башлагач, тапшыруларны ретрансляцияләү ябылды.

Фәрит Иделленең хезмәтләре Татарстанда лаеклы бәя алмады

Хәлләр үзгәрә башлады. Фәрит Аги мөдирлектән китү вакыты җиткәч, аны зурлап озату, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев белән очраштыру мөмкин булмады. Шунысы үкенеч. Ул вакытта Азатлык радиосы эшчәнлеге дә, гомумән көнбатыш белән мөнәсәбәтләр дә үзгәрә башлаган иде. Шул сәбәпле Фәрит Иделленең хезмәтләре Татарстанда лаеклы бәя алмады дип уйлыйм.

Ләкин Татарстанда, Казанда зыялылар Фәрит Иделлене чын йолдыз, абруйлы эксперт буларак каршылый иде.

Радионың һәм милли хәрәкәтнең, татар дөньясының бу чоры турында китап чыгарырга, фильм төшерергә кирәк. Фактлар, тарихи вакыйгалар бихисап. Әле дә аларны тәртипкә китерергә өлгермәдек.

Фәрит абый үзе дә тере энциклопедия иде. Ул үзе дә тарихи вакыйгаларны күргән, кызыклы шәхесләрне белә иде. Мәсәлән, Япониягә барып татар җәмгыятенә үтеп кергән Шамил Хәмзин һәм аның хатыны белән ул бала чактан танышкан. Совет шымчылары булып чыккан бу яшь пар Кытайда ике катлы йортта торганнар. Фәритнең әтисе Әмрулла агайны советлар милләтчелектә гаепләп, аны 20 елга лагерьга ябып куйгач, легенда буенча сәүдәгәр саналган Шамил Хәмзин Агилар гаиләсен кызганып, үз йортларында яшәп торырга керткән.

Фәритнең әнисе Шәмсенур апа аларга совет иленә кайтыргамы-юкмы, Әмрулла янына Казакъстанга кайтсак, кертәләрме дип, киңәш сораган. Соңыннан совет шымчысы булып чыккан бу татар кешесе (Шамил) бу ятим гаиләне кызганган күрәсең. Ул Агилар гаиләсенә Совет берлегенә кайтырга киңәш бирмәгән. Әтисез гаилә Төркиягә күчеп киткән. 50нче елларда сөргендәге Әмрулла янына кайткан булсалар, аларның язмышы котычкыч булыр иде.

Көнбатыш радиосы вәкиле Фәрит Иделле язмышына татар милләтле совет шымчысының нинди уңай тәэсир итүе турында фильм төшерү, аны Шамил хатыны Хәдичә ханым белән очраштыру хыялы тормышка ашмады. Шунысы кызык: вакытлыча Кытайга килгән "сәүдәгәр" гаиләсенең чын ир һәм хатын булмавын 9 яшьлек Фәрит Аги шул вакытта ук сизеп хәтерендә калдырган. Япония татар җәмгыятенә кереп китү өчен "практикага" килгән бу ир һәм хатын арасында мәхәббәт түгел, башка мөнәсәбәт булуы турында сизүен Фәрит Агиның миңа кабатлап әйткәне булды. Мондый зиһен, интеллект, игътибар сирәк очрый. Фәрит Иделле шундый кеше иде.​

Нәзифә Кәримова (Мәскәү):

Нәзифә Кәримова
Нәзифә Кәримова

— 1993 елның мае, мае гына түгел, минем туган көнем иде Фәрит абый белән беренче тапкыр очрашкан вакытта. Без яшь идек! Дәртле идек, йөрәкле идек! Илдә ниндидер азатлык җиле исеп безнең башларны да күңелләрне җилкеткән чак иде. Фәрит абый безнең барчабызны да Казанга танышыр өчен чакырды. Азатлык журналистларының хезмәт кодексы белән таныштырды. Хәбәрчеләр байтак кына идек. Фәрит абый ел саен безне Казанга җыеп, Азатлыкның журналистик эшен тикшергән семинарлар уздыра иде. Ул вакыт безнең өчен бер бәйрәм була торган иде.

Минем үзем ел саен булмаса да, кайвакыт Прагага баргалый идем, шул сәфәрләремнең берсендә Фәрит абый миңа зур гына бер папка белән 600 битлек кулъязма тоттырды. "Менә моны укып чык әле, ул рус телендә язылган. Бу минем әтиемнең кулъязмасы. Шуны китап итеп чыгарасы иде, алынасыңмы, дип сорады. Ул язманы редакторлап, басмага әзерләүне тәфсилләп язып тормыйм. Ләкин ул кулъязма "Бер кешенең гомере" дигән исем белән Казанда "Мәгариф" нәшриятендә китап булып рус телендә һәм минем тәрҗемәдә татар телендә басылып чыкты. Китапта Фәрит абыйның әтисе Әмрулла абыйның тормыш юлы, һәм 20 ел буена совет гулагында михнәт күрүе тасвирланган иде.

Фәрит абый үзенең үрнәгендә безне эшләргә дә, кешеләр белән булган мөнәсәбәткә дә, туган телгә мәхәббәт сакларга кирәклекне дә өйрәтте. Без аның белән аралашкан вакытта туган яклардан читтә яшәгән милләттәшләр өчен туган телгә, туган илгә, милли Ватанга омтылышларның ни кадәр мөкаддәс, йөрәкләрне тетрәндерә торган бер сагыш икәнлеген аңладык. Ул безгә шушы нечкәлекләргә төшенергә ярдәм итте. Ул гомерен татар халкының хөрлеген якынайтуга багышлады. Ул безнең куңелләрдә гомергә истә калачак.

Дамир Гыйсметдин (Казан):

Дамир Гыйсметдин
Дамир Гыйсметдин

— Милләткә хезмәт итүчеләр төрлечә була. Фәрит Иделле кебек фидакарь кешеләр бик сирәк очрый. Безнең милләтттә дә алар күп түгел. Күп еллар узса да Фәрит Иделле белән бәйле хәтирәләр онытылмас.

Берничә ел элек мин Фәрит Иделлегә дип "Багышлау" дигән шигарь язган идем. Анда барлык әйтергә теләгәнем урын ала.

"Азатлык"тан азат булалмассың
Көндекләрең бәйле түгелме?
Алманнарның китсәң дә иленә,
Җаның калыр монда Иделле.

Син калырсың татар күңелендә
Акчарлагы кебек Иделнең.
Чын дусларың сине сагынырлар,
Син дә юксынырсың, Иделле...

Бергә чакта үткен сүз, җыр белән
Гомер узмаган да шикелле...
Иделкәйнең суларына баксаң,
Узган икән дустым, Иделле.

Сүзләр китәр, исемнәр дә агыр,
Яшәү бит ул фәкать мизгелле.
Гасырларда Идел ага торса
Татар яшәр, дустым, Иделле.

Мөнир Вафин (Уфа):

Мөнир Вафин
Мөнир Вафин

— Мин совет заманында качып-посып Азатлык радиосын тыңлап үстем. Кыска дулкыннарда барган тапшырулар вакыты белән өзелеп-өзелеп алуга карамастан, радиодагы һәр хезмәткәрнең үзенчәлекле тавышын көтеп ала һәм ярата идем. Фәрит абыйның чит ил татарына хас үзенчәлекле дикцияле тавышын, аның матур итеп, тиешле урыннарга басым ясап, ышанычлы тавыш белән тәмләп сөйләгәнен беркем белән дә бутап булмый иде. Ул миңа әтием тавышы кебек якын һәм газиз.

Үзем Азатлыкка хәбәрләр бирә башлагач, бу бөек зат белән якыннан аралашу насыйп булды. Прага шәһәрендә булганда һәм Казанда узган укуларда күп тапкырлар очрашырга, аннан тәҗрибә алырга туры килде. Ул ялга чыккач та сирәк-мирәк хәбәрләшкән булды. Ул журналист буларак кыю, гадел, шул ук вакытта кешелекле һәм нечкә күңелле иде. Шаяртканны аңлый, үзе дә җор гына кеше иде. Ул туры сүзле, өлге кеше иде. Иде диясе килми... Ул минем өчен һәрвакыт исән булып калачак... Тавышы, якты образы белән.

Хәмидә Гайфуллина (Ижау):

Хәмидә Гайфуллина
Хәмидә Гайфуллина

— ​Прагага тәүге баруымда кунакта беренче булып Фәрит абыйларда булдым. Айшә ханым, кызы Бану, улы Кәрим белән сөйләшеп утырдык. Читтә яшәсәләр дә татар телендә иркен сөйләшүләренә мин гаҗәпләндем. Безнең Русиядәге татарлар төрле республикада яшиләр, әмма телләрен оныталар. Димәк, әти-әни телне гаиләдә бирә алган булып чыга.

Тагын бер истә калган момент - 90нчы еллар азагында мин яңа автомат кер юу машинасы алып куйдым. Шунда Фәрит абый: "Син ул машинаны чистартасыңмы" дип сорады. "Безнең кибетләрдә шундый дару бар, алып кайт, машинаң озак эшләячәк" дигән иде. Ул эш мәсьәләсендә генә түгел, көндәлек тормышта да шулай киңәшләр бирә иде. Хәтта безне кайгыртып яшәвен тоя идек. Казанда уза торган Азатлык радиосы журналистлары семинарларында сабырлык белән генә үз төзәтмәләрен җиткерә иде. "Тегеләй эшләгез, болай эшләгез" дип күрсәтмәләр бирми иде. Ничек эшләдек, шуны кабул итә белә иде. Хәтта Прагада эшләгәндә Русиядәге гадәт белән язмамны мөхәррир буларак Фәрит абыйга кертеп биргән идем, төзәтмәләр кертү өчен. "Юк, ничек эшлисең, шулай эшлә" дип безгә эшләргә иреклек бирә иде. Бик кешелекле, гаилә җанлы, кайгыртучан шәхес булды. Фәрит абый да, Айшә ханым да килгән татарларны мәдәни яктан баетырга тырышалар, төрле җирләргә, хәтта башка шәһәрләргә алып барып йөриләр иде. ​

Сания Мирхалиева (Омски):

Сания Мирхалиева
Сания Мирхалиева

— Фәрит әфәнде миннән бер генә елга яшь булса да, мин аны (сугыш сәбәпле әтисез үскән бала) үземнең әтием кебек якын күрә идем. Ул хзбәрчеләр белән йомшак, тыйнак кына сөйләшер иде. Бер вакытта да, гаеп булган очракта да, ачуланмый яисә авыр сүз әйтми иде. Эшне күрә, рәхмәтле була белә иде. Аны бары тик иң яхшы сүзләр белән генэ искә алырга була. Ул лаеклы ялга киткәч, мин үзем ятим калган кебек булган идем, менә хәзер без барыбыз да чын мәгьнәдә ятимнәр...

Мирхәт Шәрипҗанов (Прага, Азат Европа/Азатлык радиосы хәбәрләр бүлегенең өлкән хезмәткәре, 2002-2008 елларда казакъ редакциясе мөдире):

Мирхәт Шәрипҗанов
Мирхәт Шәрипҗанов

— Мин Фәрит абый белән беренче тапкыр моннан 24 ел элек Мүнһенда Азатлык радиосы бинасында очраштым. Ул вакытта Фәрит абый 50 яшен узган иде. Иң беренче күзгә ташланганы – зыялылык, көләч күзләр һәм йөзенә таралган елмаю. Әмма мине иң гаҗәпләндергәне аның сөйләшүе булды. Бернинди чүп сүзләр кыстырмыйча минем әбием кебек үк Фәрит абый чип-чиста татарча сөйләшә иде. Аңардан һәрвакыт җылылык бөркелеп торды. Башка редакциядәге хезмәттәшләр белән җиңел аралашты. Татар теленнән инглиз, алман, төрек һәм кирәк чакта урыс теленә бик җиңел генә күчә иде. Һәрвакыт кешелекле булды, башкаларның кайгысына битараф калалмады. Әлеге сыйфатлар аны башкалардан аерып торды.

Һәр иртә 11 ел дәвамында без радио җыелышларында Фәрит абый белән бер-беребез янында утырдык. Татар-башкорт редакциясе җитәкчесенең урыны җыелышларда украин һәм казакъ редакцияләре арасында урнашкан иде һәм күрше булып утыруыбыз минем хәтеремдә бер якты истәлек булып саклана. Фәрит абыйның җыелышларда урынлы оста шаяртуы, Евразия халыклары мәкалләрен һәм гыйбарәләрен яхшы белеп куллануы, Үзәк Азия, Кытай, Себер, Ерак Көнчыгыш, Идел буе һәм Уралга бәйле мәсьәләләрдә энциклопедик төгәл белеме барысын да гаҗәпләндерә иде.

Фәрит абый Кытайның төньяк-көнчыгышындагы Харбин шәһәрендә туа. Аның әти-әниләре совет хакимиятеннән Кытай якларына качса да, советлар аларны анда да куып тота һәм ике яшьлек Фәритне һәм аның абыйларын әтиләре Әмрулладан аера. Әмрулла Аги 20 елын совет лагерьларында уздырырга мәҗбүр була, ә Фәритнең әнисе Шәмсенур апа балаларын алып Япония аша Төркиягә кача. Фәрит абый шунда үсә, төрек армиясендә хезмәт итә һәм инде ике дистә елдан соң ниһаять үзенең әтисен күрүгә ирешә. СССР хакимияте Әмрулла Агины совет ватандашлыгын кабул иттерү тырышлыкларыннан соң аны азат итә.

Мин Фәрит абыйны очратуым өчен язмышыма рәхмәтлемен. Хәзер артка әйләнеп карап аның башка күпләр белән бергә мине дә тыйнак кына, аталарча кайгырткан остазым булганын аңлыйм. Йөрәктә юксыну, кайгы. Әмма елмайган күзләрегез һаман күңелдә саклана, Фәрит абый. 2006 елда Азатлык радиосында 37 ел эшләгәннән соң, Сез ялга киткәндә минем кайгыруымны күреп алдыгыз да, җилкәмнән кагып: "Кайгырма, син бит казакъ!" дидегез һәм миңа шулчак бик рәхәт булды. Сезгә дә теге дөньяда да рәхәт булсын, Фәрит абый.

XS
SM
MD
LG