Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты илдә сугыш халәтен гамәлдән чыгарды


Петр Поршенко
Петр Поршенко

Порошенко сүзләренчә, Русия тарафыннан агрессия куркынычы саклана, әмма киләсе елның март аенда Украинада президент сайлау уздырылу сәбәпле, сугыш халәте озайтылмаячак.

Украина президенты Петр Порошенко бер ай элек Керич бугазында украин корабларын тоткарлау белән бәйле хәлдән соң илнең ун төбәгенә кертелгән сугыш халәтен гамәлдән чыгарды.

Украина башлыгы әлеге карарны принципаль һәм "ил иминлегенә бәйле хәзерге вазгыятькә нигезләнә" диде. Президент сүзләренчә, Русия тарафыннан агрессия куркынычы саклана, әмма март аенда Украина президентын сайлау уздырылу сәбәпле, сугыш халәтен озайтмаячаклар

25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды. Русия украин диңгезчеләрен дәүләт чиген канунсыз кичүдә гаепләде. Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.

28 ноябрь Украинаның Русия белән чиктәш төбәкләрендә сугыш халәте игълан ителде.

Украина сугыш халәте игълан ителгән вакытка Русиянең 16 яшьтән алып 60 яшькә кадәр ирләренә илгә керүне тыйды.

XS
SM
MD
LG