Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Планшетны күп кулланучы бала чынбарлыкны виртуаль дөньядан аермый башлый"


Смартфон, планшетларның бала сәламәтлегенә һәм аңына тәэсире турында табиб-терапевт белән сөйләштек.

АКШ галимнәре ( National Institute of Health) смартфон, планшетларның балалар сәламәтлегенә ясаган йогынтысы хакында зур күләмле тикшеренү уздыра. Аның кайбер нәтиҗәләре күптән түгел интернет чыганакларда дөнья күрде.

Тикшеренүдә 9-10 яшьлек унбер меңләп бала катнашкан. Хәзергә дүрт мең ярым баланың тикшеренүе анализланган. Нәтиҗәләр күрсәтүенчә, әлеге җиһазларны 7 сәгатьтән дә ким кулланмаган балаларның баш мие кабыгы нәзегәюе күзәтелгән. Әлеге үзгәрешләр баланың хәтере, сөйләменә, аңына йогынты ясавы ихтимал. Тәгаен нәтиҗәләр 2019 елда игълан дип көтелә.

Моннан тыш табиблар даими рәвештә балаларның әлеге җиһазларны күп вакыт куллануы сәламәтлеккә зыян салуы хакында искәртеп килә. Бүгенге көндә балалар өчен дә көндәлек куллану җиһазы булган әлеге смартфон, планшетлар сәламәтлеккә нинди йогынты ясарга мөмкин һәм аны ничә яшьтән куллану киңәш ителә. Бу хакта Татарстанның Буа шәһәрендә табиб-терапевт булып эшләүче Әлфия Маликова белән сөйләштек.

Балалар сәламәтлегенә смартфон, планшетлар нинди йогынты ясарга мөмкин һәм кайсы органнарга тәэсире аеруча көчле була?

– Тулаем алганда, смартфон, планшетларны озак куллану негатив йогынты ясый ала, шулай ук компьютер, телевизор да. Беренче чиратта күз күременә тәэсир итә. Мисал өчен, бала телевизор караганда ул бер ноктага карап тора, күз алмалары хәрәкәтсез кала, әлбәттә, күз мускуллары көчсезләнә һәм миопия (ерактан начар күрү) барлыкка килә. Аннан соң, әлеге җиһазларны кулланганда, бала хәрәкәтсез, күп очракта әле ул дөрес итеп тә утырмый һәм хәрәкәт аз булу нәтиҗәсендә тәннең таяну-хәрәкәтләнү аппаратына зыян килә.

Баш миенә дә зыян килә ала

Монан тыш, нерв системына аеруча йогынты була, чөнки баланың баш мие, әйтик, мультфильмнардагы кебек бик якты, тиз алмашынып торучы күренешләрне карауга яраклаштырылмаган, шуңа күрә баш миенә дә зыян килә ала. Андый якты рәсемнәрне баш мие бераз агрессив кабул итә һәм бала, мәсәлән, йокы алдыннан караса, ул куркыныч төшләр күрергә мөмкин. Хәтта олыларга да йокы алдыннан 2-3 сәгать кала смартфоннар кулланмаска киңәш ителә. Чөнки кеше йокыга әзерләнгәндә тирә-ягында бар да тыныч булырга тиеш, ә якты рәсемнәр киресенчә баш миен уята, йокыга зыян килә.

Ә иң мөһиме – бала психикасына йогынтысы. Сөйләм калышуы барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш баланың фикерләвендә тоткарлык барлыкка килергә мөмкин, чөнки әзер рәсемнәр, әзер мәгьнә, уйлау өчен ниндидер тырышлык куярга кирәкми. Бала моңа өйрәнә һәм анда бу җиһазларга бәйлелек барлыкка килә.

Сезнең фикерегезчә, әлеге җиһазларны балаларга ничә яшьтән кулланырга мөмкин?

– Бүгенге көндә барлык кешенең арзанлы булса да смартфон алу мөмкинлеге бар. Һәм кечкенә балалар автобуста еламасын өчен яки ашатканда игътибарларын читкә юнәлтү өчен әти-әни смартфон-планшетлар бирә. Хәтта минем балам да без кунакта булганда реклам вакытында телевизорга йөгерә, күрәсең анда егерме бишенче кадр була һәм ул аны зур кысыксыну белән карый башлый. Ул аны аңламаса да, аңа бу бик кызык. Әмма баш мие аларның барысын да кабул итә һәм ул томанлы аңына (подсознание) кереп кала һәм баш миенә дә тискәре йогынты ясый.

Галимнәр җиде яшькә чаклы андый җиһазларны балаларга бирмәскә киңәш итә

Шуңа күрә, галимнәр җиде яшькә чаклы андый җиһазларны балаларга гомумән бирмәскә киңәш итә. Бары тик аерым очракларда гына, әгәр баланың игьтибарын берничә минутка читкә юнәлтеп торырга кирәк булса бирергә ярый диләр. Мәсәлән, теш табибында булганда яки чәчен кистергәндә, әмма 5-10 минутка гына, шуннан артыгы түгел. Чөнки җиде яшькә чаклы баш мие формалашуын дәвам итә, ишетү, сөйләм, тою өчен җаваплы барлык зоналар да. Җиде яшьтән соң көненә бер сәгатькә, әмма 15шәр минут ял иттереп файдалы уеннар уйнарга бирергә була. Ундүрт яшькә чаклы һәм ундүрт яшьтән соң ике сәгатькә кадәр, әмма ял иттереп. Бу, әлбәттә, олыларга да кагыла, әмма бүгенге көндә бу мөмкин әйбер түгел.

Балаларның әлеге җиһазларны куллануының нинди файдалы якларын әйтеп узарга була?

Компьютер уеннарын балаларга рәсем ясау, төзү, иҗат итү кебек традицион эшчәнлекне үзләштергәннән соң гына бирергә була

– Шалтыратып баланың кая икәнен белү, уку процессында куллану. Әмма баланың куллануы вакыт ягыннан чикле булырга тиеш. Һәм баланың нинди сайтларны каравын, күпме вакыт куллануын да контрольдә тоту кирәк. Чөнки алар әле аны файда өчен куллана белми һәм агрессия булган фильм, мультфильмнар карап, бала аны норма буларак кабул итә башлый. Компьютер уеннарын да балалар рәсем ясау, төзү, иҗат итү кебек традицион эшчәнлекне үзләштергәннән соң гына бирергә була. Чөнки бала беренче чирата нәкъ бала буларак формалашырга тиеш, аның фикерләве, фантазиясе үсәргә тиеш.

Бу җиһазларның балаларның эмоциональ халәтенә йогынтысы нинди?

Ул үзенең тирә-ягындагыларга шул мультфильмнардагыча, компьютер уеннарындагыча реакция күрсәтәчәк

– Әлеге җиһазлар, әлбәттә, балаларның эмоциональ халәтендә негатив яктан чагыла. Әгәр дә бала көн саен озак итеп планшет, смартфон, компьютер куллана икән, анда бәйлелек барлыкка килә. Бала үз тирә-ягында бар да нәкъ шулай булырга тиеш дип уйлый башлый, ул шулкадәр мавыгырга мөмкин, хәтта чынбарлык белән виртуаль дөньяны аера алмау дәрәҗәсенә җитә. Ә бу бик куркыныч. Ул үзенең тирә-ягындагыларга шул мультфильмнардагыча, компьютер уеннарындагыча реакция күрсәтәчәк. Ә күп очракта анда ниндидер әхлакый дәресләр бик аз була. Һәм бераз гына каршылык булган очракта, балага шок булачак һәм аның реакциясе дә шуңа агрессив була. Чөнки ул мультфильмнарда күргән якты төсмерләрне, виртуальлекне таләп итә.

Әлбәттә, бу җиһазлар балага беренче чиратта кирәк була торган әйбер түгел. Мультфильмнар карый башлагач аның сөйләме бозылырга мөмкин. Бала сөйләмне нәкъ аралашуда үзләштерә, сөйләшкәндә ул кешенең хис-тойгыларын, кул ишарәләрен күрә. Ә мультфильмнарда, чынбарлыкка якын кешеләр булса да, кешеләр чын түгел.

Киләчәктә, әлбәттә, нәкъ виртуальлеккә басым ясыйлар, әмма аның кеше сәламәтлегендә, психикасында ничек чагылачагын без инде киләчәктә генә күрә алачакбыз. Балаларны әлеге җиһазларга бәйсез итеп, сәламәт шәхес буларак тәрбияләү – әти-әнинең зур җаваплылыгы.

XS
SM
MD
LG