Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин террорчылык маддәсе нигезендә хөкем ителгәннәрне башка тоткыннардан читләштерү турында канун имзалады


Русия төрмәсе
Русия төрмәсе

Русиядә террорчылык нигезендә хөкемгә тартылганнар башка тоткыннардан читләштерелеп, аерым урыннарда тотылырга тиеш булачак.

Канунны Русия президенты Владимир Путин имзалады. Әлеге канун җинаять-үтәү кодексына төзәтмәләр кертүне истә тоты. Аның нигезендә терактлар, аларны башкаруга ярдәм итүчеләр, террорчылыкка чакыручылар һәм аларны аклаучылар, тотык итеп алучылар һәм экстремистик берләшмәләрдә катнашу өчен хөкем ителгәннәр Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте сайлаган урында, башка тоткыннардан аерым урында утырачак. Медиазона язуынча, «террорчы идеологиясе чалымнары» турында мәгълүмат булган һәркемне башкалардан читләштерергә мөмкиннәр.

Шулай ук канун нигезендә, террорчылык нигезендә гаепләнүчеләрнең Тикшерү изоляторында бер көн утыруы көн ярым итеп саналмаячак.

Русиядә соңгы елларда террорчылык нигезендә гаепләнеп хөкем ителгән мөселманнар саны артты.

XS
SM
MD
LG