Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланганнарның якыннары җәмәгатьчелектән ярдәм көтә


Архив фотосы

Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган кырымтатарларның гаиләләренә халык оешкан төстә ярдәм итсә, Башкортстанда мөслимәләр бары үз көчләренә генә таянырга мәҗбүр.

Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнеп кулга алынган яки хөкем ителгән мөселманнарның хатыннары һәм ата-аналары җәмәгатьчелектән ярдәм сорап мөрәҗәгать чыгарды. Иҗтимагый һәм хокук яклау оешмаларына, юристларга, адвокатларга, журналистларга юлланган хатта алар мөселманнарның Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнеп гаделсез хөкем ителүе турында яза. Хатта мондый гаепләүләр белән кулга алынган яки хөкем ителгән берничә дистә мөселманның исемнәре дә китерелә.

"Хизб ут-Тәхрир" көч куллануга ачыктан-ачык каршы булуга карамастан, Русиядә террорчы оешма булып танылу аркасында әлеге мөселманнар террор эшчәнлегендә гаепләнә диелә анда.

"Фикер өчен, бары тик сәяси һәм дини карашлар өчен генә, ислам әдәбиятын укыган өчен, рәсми дин әһелләре цензурасын читләтеп узып исламны тараткан өчен эзәрлеклиләр", ди әлеге мөселманнарның хатыннары һәм туганнары.

Шактый озын бу хатта хөкем процессындагы күптөрле канун бозу, ялганга нигезләп гаепләү очраклары сурәтләнә. Мисал өчен, еш кына гаепләү ягының шаһитлары яшерен була. Бу исә гаепләнүчеләрне яклаучыларга ул шаһитлар китергән дәлилләрдәге ялганны фаш итү, алар әйткәннәрне кире кагучы алиби куллану мөмкинлеге бирми. Яки ислам әдәбиятын бәяләү өчен бәйсез белгечләр катнаштырылмау турында да языла. Ә бәйсез белгечләр гаепләнүчеләрне аклаучы бәяләмә биргән очракта, аларның үзләрен террорчылыкны аклауда гаепләү белән куркыталар диелә. Шулай ук яклаучыларның мәхкәмәгә күп кенә мөрәҗәгатьләре, шаһитлары кире кагылуы, гаепләүчеләрнең барлык мөрәҗәгатьләре һәм шаһитлары кабул ителүе һәм башка шундый күп кенә очраклар турында языла әлеге хатта.

Бу хатны Facebook-та Азат Идел-Урал оешмасы да таратты.

​Башкортстанда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 5 елдан 24 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән мөселманнарның хатыннары ирләренә карата карар гамәлгә керми торып Уфа тикшерү изоляторыннан башка район һәм шәһәр изоляторларына җибәрелүнең канунсыз булуын төрле җирләргә шикаять итеп караган, әмма төгәл җавап ала алмаган. Уфаның 5нче санлы тикшерү изоляторыннан Дүртөйлегә күчерелгән Линар Вахитовның хатыны Регина Вахитова Азатлыкка әйтүенчә, әлеге гамәлләрне тикшерү изоляторында кеше күплеге белән аңлаталар, әмма бу нигезсез.

Линар Вахитов
Линар Вахитов

"Документларда карар гамәлгә кергәнче алар Уфа тикшерү изоляторында калырга тиеш диелсә дә, егетләрне Дүртөйле, Салават, Стәрлетамак, Бирски тикшерү изоляторларына җибәрделәр. Мөрәҗәгатьләр дә язып карадык, әлегә файдасыз. Аларны башка җирләргә күчерүне кеше күплеге белән аңлаталар. Гәрчә безнең ирләр утырган камералар тулы булмавын әйтә. Җиде урынлыкта дүрт кеше утырган камералар бар. Шуңа без бик күп мөрәҗәгатьләр язабыз. Аларны кире Уфага кайтаруларын сорыйбыз.

Мин күп балалы ана буларак ирем янына барып йөри алмыйм, чөнки Дүртөйле бик ерак һәм балалар белән бару өчен имин дә түгел. Бу гына түзәрлек, әле бит адвокатлар үз эшләрен башкара алмый, чөнки анда бару шактый чыгымлы. Һәрвакыт түләүле адвокатны яллау да мөмкин түгел. Бер бару өчен адвокатка биш мең сум түләргә кирәк. Карарның шикаяте каралыр алдыннан алар безгә эшне катлауландырды", ди ул.

Вахитова әйтүенчә, ире Дүртөйлегә күчерелгәч, аңа хезмәткәрләр тарафыннан физик көч тә кулланылган.

"Ул моны прокуратурага шикаять иткән. Прокуратура тикшерү уздырган. Физик көч кулланучылар сугуларын кире каккан. Ирем видеокамераларны карарга сораган. Аның үтенече кире кагылган, чөнки видеокамералардан карасалар, барысы да ачыкланачак бит инде.

Физик көч кулланылгач, ирем медицина бүлегенә дә мөрәҗәгать иткән. Табиблар ике атанадан соң гына килгән. Ике атнада бит күгәргән урыннар калмый. Шуңа барысы да яхшы дип язганнар", ди ул.

Регина Вахитова әйтүенчә, Русиядә ота алмаса, алар киләчәктә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә исәпли. "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә Башкортстанда хөкем ителгән мөселманнарны "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге "сәяси тоткын" дип таныган иде.

Вахитова әйтүенчә, алар хәзер дә Мәскәүдәге җәмәгать оешмалары белән элемтәдә тора. Ул оешмалар аларга төрлечә ярдәм күрсәтә.

"Әлбәттә, сүз матди ярдәм турында бармый. Төрле киңәшләр бирәләр", диде ул.

Матди ярдәмгә килгәндә, тоткындагы мөселманнарның хатыннарына ярдәм итү оештырылмаган. Таныш-белешләр сәдака итеп кенә бирә икән.

Башкортстаннан аермалы буларак, Кырымда кырымтатарлар ирләре кулга алынган мөслимәләргә даими рәвештә ярдәм кулы сузып килә. Бу эш оешкан төстә башкарыла. "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән кырымтатарларны яклаучы адвокат Эмил Курбединов Азатлыкка әйтүенчә, халык битараф түгел.

Эмил Курбединов
Эмил Курбединов

"Гаиләләренә акчалар җыела. Сак астында тотылучы бу ирләргә әйберләр илтүче волонтерлар бар. Стримерлар бик күп. Алар мәхкәмә утырышларын интернетта турыдан-туры күрсәтә. Без - адвокатлар да ярдәм итәргә тырышабыз. Халык хәленнән килгәнчә булыша. "Крымская солидарность" ("Кырым бердәмлеге") хәрәкәте бу өлкәдә бик зур эш башкара", ди Курбединов.

Аның әйтүенчә, Русия Кырымны оккупацияләгәннән соң "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә кырымтатарларны тоткарлаулар арта. Алар Акъяр, Акмәчет, Бакчасарай, Ялта мөселманнары эше нигезендә бүленгән.

"Дүрт кеше төрмәдә утыра. 2017 елны оешманы оештыручы буларак гаепләнгән Руслан Зейтуллаев 15 елга хөкем ителде. Ул хәзер Башкортстанның Салават шәһәрендә тотыла. Мин аның адвокаты идем. Аның белән бергә тагын өч кырымтатар хөкем ителде.

Тагын күпләр тикшерү изоляторларында тотыла. Акъяр эше нигезендә, быел май аенда Энвер Сеитосманов тоткарланды. Активист Нариман Мемедеминов тоткарланды. Ул Youtube-та ислам турында роликлар урнаштыра. Шуңа аны террорчылыкны пропагандалауда гаеплиләр.

Бакчасарайдан дүрт мөселман Кырымнан Ростов тикшерү изоляторына китерелде. 10,11, 12 декабрьдә аларга соңгы мәхкәмә утырышы каралган. Алар арасыннан мин Энвер Мамутовның адвокаты булып торам.

Акмәчет мөселманнары эше нигезендә биш кырымтатар тотыла. Хәзер аларны Ростовка җибәрергә тиешләр.

Акмәчет тикшерү изоляторында сигез кеше калды. Алар арасында мин Марлен Асановны яклыйм. Бу Бакчасарай эшенә карый. Әлеге төркемдә шулай ук "Крымская солидарность" оешмасы координаторы Сервер Мустафаев та бар.

Ялтадан тагын алты кеше тоткарланган. Ул эш ярты ел Ростовта каралды. Мәхкәмә аны кабат тикшерүгә кайтарды.

Шулай итеп "Хизбут-Тәхрир" эше белән бәйле барлыгы 29 кеше бар дип беләм", ди Курбединов.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүче Бакчасарайдан Ремзи Мамутов, Рөстәм Абильтаров һәм Энвер Мамутов бернинди аңлатусыз Дондагы Ростов шәһәре тикшерү изоляторының контроль көчәйтелгән махсус бүлмәгә күчерелгән. Бу хакта үз Фейсбук битендә журналист Антон Наумлюк яза.

"Күрәсең, бу эш нигезендә гаепләнүчеләрнең шартларын кырыслату боерыгы бирелгәндер", ди ул.

Адвокатлар күчерүнең сәбәпләрен сорасалар да, әлегә тикшерү изоляторыннан җавап килмәгән.

Ремзи Мамутов, Рөстәм Абильтаров һәм Энвер Мамутов 2016 елдан бирле сак астында тотыла. Гомумән, әлеге эш нигезендә гаепләнүчеләр мәхкәмә каршына басканчы шактый еллар тикшерү изоляторында тотыла. Адвокатлар моны тикшерүнең күп очракта көрчеккә терәлүе белән аңлата, чөнки "Хизб ут-Тәхрир"ләр бернинди террор гамәле кылмый һәм аларны китап уку, ислам турында сөйләшеп утыру өчен генә хөкем ителүләре әйтелә. Гаепләрен таныр өчен аларга карата газаплаулар да кулланыла.

Күптән түгел "Мемориал" хокук яклау оешмасы Казанда "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядәге җитәкчесе булуда шикләнелеп тоткарланган Эдуард Низамовны тикшерү изоляторында кыйнаулары турында хәбәр итте.

Алты бала атасы 41 яшьлек Низамов 11 октябрьдә Казанда тоткарланган иде. ФСБ аны "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядә иң югары дәрәҗә җитәкчесе булуда гаепли. Мәхкәмә Низамовны башта 21 ноябрьгә кадәр сак астына алу карары чыгарды. Аннары аны 21 февральгә кадәр озайтты.

Низамовның әнисе Римма ханым әйтүенчә, аның улы балаларына яхшы тәрбия биргән әти.

"Хәтта чебенне дә үтерми иде. Аллаһ чебенне дә яраткан дип әйтә иде. Ул нинди террорчы булсын инде?" диде ул Азатлыкка.

Низамов белән бер көнне Чистайда Илдар Әхмәтҗановны һәм Чаллыдан Рәис Гыймадиевны да кулга алдылар. Аларга да "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлеген оештыру турында гаепләү белдерелгән.

"Хизб ут-Тәрир" эше нигезендә тоткарлаулар ел азагында ешая. Моны куәт оешмаларының казнадан акча алу өчен "эш күрсәтүләре" дип бәяләүчеләр дә бар. Адвокат Эмил Курбединов ел азагында тоткарлауларның артуы бәлкем статистика кирәк булу белән бәйледер, ди. "Әмма мин моны төгәл әйтә алмыйм, бу фаразлар гына", диде ул.

Быел октябрь аенда Татарстанның Азнакай һәм Бөгелмә районында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда гаепләнеп берничә кеше тоткарланды.

Шулай ук октябрьдә Чиләбедә арбада утыручы инвалид Әмир Гыйләҗев интернетта "Хизб ут-Тәхрир" турында видео урнаштыруда гаепләнеп сак астына алынды.

2017 елның 17 октябрендә Федераль иминлек хезмәте, Татарстан эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең сигез фатирында тентүләр уздырган һәм сигез кешене тоткарлады.

2017 елның 11 октябрендә Бакчасарайда кырымтатарлар өйләрендә тентүләр узды, алты кырымтатар тоткарланды, аларга теләктәшлек белдереп килгән тагын сигез кырымтатарны Русиянең куәт хезмәтләре тоткарлап алып китте.

2016 елның 29 сентябрендә Татарстан эчке эшләр министрлыгы махсус чара вакытында Казанда мөселманнарны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына керергә өндәүдә шикләнелгән сигез кешенең тоткарлануын белдерде.

Бу көзге тоткарлауларның берничәсе генә. Хокук яклаучылар сүзләренчә, бүгенге көндә Русиядә төрмәгә хөкем ителгән тәхрирчеләр саны 300дән артты. Узган елны алар аеруча күп утыртылды. Барлыгы 40 кеше хөкем ителде. Русиядә 15 ел элек тыелган "Хизб ут-Тәхрир" фиркасе кешеләрен әле дә утырталар һәм аларның саны арта бара.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә Чиләбедә, Мәскәүдә мөселманнарны яклаган адвокат Илларион Васильев әлеге фирка низамнамәсендә көч куллану тыелу турында язылганын әйтә.

Илларион Васильев
Илларион Васильев

"Аларның террорда катнашуы турында бер генә факт та юк. Алар үз максатына бары вәгазьләр, аралашулар аша гына ирешә. Шуңа "Хизб ут-Тәхрир" вәкилләре фикерләре, ягъни сүз өчен эзәрлекләнә. Хокук яклаучылар моны сүз иреген кысу дип бәяли.

Шулай ук аларга карата гаепләү белдерү дә бик җиңел. Бу фирка вәкилләренең эзәрлекләнүен хокук яклаучылар шуның белән дә бәйли. Бу фиркагә керүчеләргә аның вәкиле булуны яшерү тыела. Шуңа алар полициядә аны танырга мәҗбүр була. Шулай ук яшертен шаһитлар да бик оста файдаланыла. Аларның сүзләренең дөреслеген тикшерү мөмкин түгел бит. Шуңа куәт оешмаларына аларны утыртып хисап тоту аеруча да җиңел эшкә әйләнде”, ди ул.

"Хизб ут-Тәхрир" вәкилләрен җәзага тарту елдан-ел арта бара. 2013 елны аларны Җинаять кодексының 205.5 маддәсе (террор оешмасын эшчәнлеген булдыру һәм анда катнашу) нигезендә гаепли башладылар, ягъни "Яровая кануннары" кабул ителгәннән соң бу фирка эшендә гади катнашучы да 20 елга хөкем ителергә мөмкин.

2014 елны Кырым Русия тарафыннан басып алынгач анда да Мәскәү тәртипләре кертелә. Кырымдагы хокук яклаучы Александра Крыленкова әйтүенчә, андагы мөселманнар өчен бер көндә бөтен чынбарлык башка якка үзгәрә дә куя.

Александра Крыленкова
Александра Крыленкова

"Кырымда "Хизб ут-Тәхрир"ләр ачыктан-ачык чаралар уздырган булсалар, Русиядә хәтта бу оешмага белән бәйле булу да җинаятькә санала башлады. Бары аларның җыены һәм митингына барып кызыксынуны да катнашу дип бәяләргә мөмкиннәр. Кырымда элек (Русия басып алуга кадәр) ирекле рәвештә оешма җыелышларына йөрүче мөселманнар өчен бу яңалык бөтенләй башка сыймаслык булды.

Куәт оешмалары "Хизб ут-Тәхрир"дән файдаланып, дини бәйрәмнәр уздыруга булышлык итүчеләр, төрле юридик мәсьәләдә ярдәм күрсәтүчеләр, сәяси тоткыннарны яклаучы төркемнәрне дә фирка вәкиле булуда гаепләп тоткарлый башлады", ди ул.

Адвокат Эмил Курбединов әйтүенчә, әле быел гына Кырымда сәяси тоткыннарның адвокатларын, туганнарын берләштергән "Крымская солидарность" иҗтимагый хәрәкәте координаторларының берсе Серевер Мустафаев тотканланды.

"Алар арасында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле булмаучылар да бар дип уйлыйм. Amnesty International оешмасы Эмир-Усеин Кукуны "Вөҗдан тоткыны" дип атады. Сервер Мустафаев, Эвер Мамутов, Марлен Асанов актив егетләр. "Крымская солидарность" оешмасында катнашып, кырымтатар гаиләләренә ярдәм итеп йөрүчеләр.

Марлен Асанов узган ел "Ел волонтеры" дигән исемгә лаек булды", ди ул.

Адвокат Илларион Васильев сүзләренчә, хакимият дәүләткә баш өсте дип тормаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилләре белән көрәшү өчен хокукый база булдырды. "Соңгы тәхрирчене япкач, алар башка уйлап чыгарылган террорчыларга тотыначак", ди ул.

"Сова" үзәге эксперты Ольга Сибирева "Хизб ут-Тәхрир" вәкилләрен утырттыру артында сәяси нигез ята дип саный. Аның фикеренчә, моның максаты - Кырымда хакимияткә лояль булмаган бу мөселманнарны контрольгә алу.

"Хизб ут-Тәхрир"не эзәрлекләүнең яңа дулкыны Кырымның Русиягә керүе (Русия тарафыннан оккупацияләнүе – ред.) белән бәйле. Украинада әлеге оешма тыелмаган иде. Ә хәзер аларны Русия кануннары нигезендә эзәрлекли башладылар. Кырымтатарлар белән Мәскәү мөнәсәбәтләре киеренке булуны исәпкә алганда, бу "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бернинди катнашы булмаган кырымтатарларны да гаепләү очрый. Бу 2014 елгы референдумга каршы булган кырымтатар активистларыннан үч алу була ала", диде ул.

"Мөселманнар хокукы өчен" хәрәкәте лидеры Али Чаринский сүзләренчә, сәяси режим шартлары кырыслатылганда халыклар репрессияләргә карата күбрәк каршы тора башлый.

"Бүген алып барылган сәясәт белән канәгать булмаучылар йә ниндидер сәяси оппозициягә, йә берәр дини хәрәкәткә кушыла. Алар альтернатива эзли башлый. Әлбәттә режим моңа каршы килә", ди ул.

Чаринский сүзләренчә, хәлләр начарлану сәбәпле репрессия машинасы күбрәк кешеләрне һәм оешмаларны суыра. Шул ул ук вакытта җәмгыять инде башка төрле фикер йөртә башлый дип саный ул.

"Куәт оешмаларының "Хизб ут-Тәхрир" вәкилләрен террорчылар дип сөйләгән әкияткә халык әле ышана. Ә менә "Иегова шаһитларын", шулай ук үз фикерен курыкмыйча әйтүче башка мөселманнарны террор һәм экстремистик оешма вәкилләре дип тоткарлый башлагач, халык акны карадан аера башлый. Иртәгә Навальный тарафдарлары кебек теләсә-кайсы оппозиционерларны экстремистлар дип озак вакытка хөкем итә башласалар да мин аптырамаячакмын", ди Русиядән Одессага күченергә мәҗбүр булган Чаринский.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" – халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмасы дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG