Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" бүлекләре башлыкларын тоткарлавы турында белдерә


Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" бүлекләре оештыруда шикләнелүчеләр Азнакай һәм Бөгелмә районнарына тоткарланган диелә.

Татарстанда Федераль иминлек хезмәте, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы башлыкларын тоткарлаган. Бу хакта ФСБның матбугат үзәге хәбәр итә.

Тыелган оешмада катнашуда шикләнелгән кешеләрне тоткарлау чарасы республиканың Азнакай һәм Бөгелмә районнарында узган.

"Тоткарланучылар чит ил кураторлары кушуы белән "хәлифәт" төзү доктринасына нигезләнгән, Конституциягә каршы эшчәнлек алып барган. Алар мөселманнарны оешма сафларына, шул исәптән Якын Көнчыгышта сугышчан төркемнәрне тулыландыру өчен җәлеп иткән", диелә ФСБ хәбәрендә.

Тентү вакытында шикләнелүчеләрнең фатирларында һәм йортларында "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" пропаганда материаллары, документлар һәм башкарылган эшләр хисабы, элемтә чаралары табылган.

Күптән түгел ФСБ Чаллыда 18 кешене тоткарлаган иде. Алар Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме әгъзалары һәм аларның йогынтысына бирелгән кешеләр дип белдерелде.

Моңа кадәр Татарстанда өч кеше "Хизб ут-Тәхрир" бүлекләре оештыруда шикләнелеп сак астына алынды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG