Accessibility links

Адвокат Николай Полозов Яңа ел бәйрәмнәрендә украин диңгезчеләренә басым артыр дип борчыла


Тоткыннарның берсе Денис Гриценко
Тоткыннарның берсе Денис Гриценко

ФСБ украин хәрби әсирләренә басым ясауны дәвам итә.

Адвокат Николай Полозов фикеренчә, ФСБ адвокатлардан башка гына сөйләшү уздыру өчен әсирләр янына махсус хезмәткәрләрне җибәргән. Сак астында тотылучы хәрбиләрне җинаять кылуда гаепләрен тануны таләп итмәкчеләр.

"Барлык диңгезчеләргә безнең команда адвокатлары ФСБ тарафыннан мондый гамәлләрнең канунсызлыгы аңлатылды. Провокация булган очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеге әйтелде", дип хәбәр итә Николай Полозов үз "Facebook" битендә.

Шулай ук камерадагы башка тоткыннар тарафыннан да аларны "эшкәртергә" тырышу очраклары булу мөмкинлеге турында аерым сөйләшенде. Полозов әйтүенчә, украин диңгезчеләренә басым нигезендә Тикшерү изоляторына адвокат мөрәҗәгатьләре һәм шкаятьләр әзерләнә.

Русия тарафыннан кулга алынган украин диңгезчеләрен яклаучы адвокатлар төркеме башлыгы Полозов якынлашып килүче бәйрәмнәр алдыннан борчылуын белдерә.

"Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Тикшерү изоляторлары адвокатлар өчен ябык булачак һәм диңгезчеләргә карата тикшерү эшләре туктатылып торачак. ФСБ басымны арттыру өчен моны үз файдасында кулланачак", диде ул.

28 ноябрьдә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.

XS
SM
MD
LG