Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда автобус шартлау нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган


Мисырда автобус шартлату нәтиҗәсендә Вьетнамның өч ватандашы һәм бер гид һәлак булган. Тагын 11 кеше яраланган. Аларның да күпчелеге вьетнам туристлары.

Шартлау кичә төнлә Гиза пирамидалары комплексыннан дүрт чакрым ераклыкта була. Кулдан эшләнгән шартлаткыч юл чатына куелган була һәм туристлар шуның яныннан узганда шартлый. Автобусның бер ягына зур зыян салына.

Әлегә бу шартлау өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады. Бу соңгы бер елда Мисырдагы чит ил туристларына беренче һөҗүм.

2011 елгы каршылыклардан соң илгә килүче туристлар саны нык кимеде. Дәүләт казнасына шактый керем китергән туризмның кимүе Мисыр икътисадына шактый зыян салды.

XS
SM
MD
LG