Accessibility links

"Мәйдан" журналының яңа җитәкчеләре билгеле, хезмәткәрләр язмышы билгесезлектә


"Мәйдан" журналы баш мөхәррир урынбасары, ягъни Чаллыдагы җитәкчесе итеп Факил Сафин билгеләнүе игълан ителде.

Чаллыда нәшер ителүче "Мәйдан" журналы редакциясенә 29 декабрьдә басманың яңа баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин булып китте. 19 декабрьдә "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Әлфия Әдиятова килеп, "Мәйдан"га да баш мөхәррир итеп "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин билгеләнүен, ягъни аның Казанда эшләп берьюлы ике редакцияне җитәкләячәген белдергән иде. Бу юлы Галиуллин үзе генә килеп, үзенең урынбасары, ягъни журналның Чаллыдагы җитәкчесе итеп Факил Сафин билгеләнүен белдергән. Сафинның билгеләнүен ул 28 декабрьдә телефон аша булган сөйләшүдә генә әйткән булган.

Факил Сафин
Факил Сафин

Бу килүендә Галиуллин "мәсьәлә "Татмедиа" җитәкчеләре тарафыннан хәл ителде, бу урынга башка намзәтләр булуы мөмкин түгел", дип белдергән. "Мәйдан" хезмәткәрләре бу урынга әле пенсиягә чыкмаган, шушы журналда эшләп үскән язучылар Айгөл Әхмәтгалиева белән Амур Фәләхне дә күрсәткән иде.

Шунысы игътибарга лаек, Галиуллин Сафинның Чаллыдагы җитәкче итеп билгеләнүе хакында утырып сөйләшүләр барышында түгел, редакция бүлмәләренә тиз генә кереп чыккан арада белдерә. "Әйтерсең лә ул бу журналның баш мөхәррире түгел, ниндидер йомышчы малай булып күренде", диләр хезмәткәрләр.

Сафин белән Галиуллин "Мәйдан" редакциясенә кереп чыгуның зур өлешен компьютерларның төзек хәлдә булу-булмавы белән кызыксынуга багышлый. Янәсе, хезмәткәрләр аларга зыян салмаганмы? "Алар безнең белән гомумән очрашырга теләмәде. Техник җиһазларны Факил Сафинның туганы Гөлшат Илалетдинова кабул итеп алды. Безнең урыннарга да Сафинның туганнары килү турында сүзләр чыкты", ди хезмәткәрләр.

Рөстәм Галиуллин
Рөстәм Галиуллин

Редакция хезмәткәрләре бүген борчылуда, уйда. Инде ике хезмәткәр китү турында гариза язган. Калганнарына эш урыны бирү турында әлегә ышанычлы тәкъдимнәр булмаган, мәгълүматлар юк.

Журналны 2014 елдан бирле җитәкләгән Фидаил Мәҗитовны 17 декабрь "Татмедиа" агентлыгына чакырып, аның инде бу журналда баш мөхәррир булмавын белдерделәр. "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Әлфия Әдиятова сүзләренчә, "Мәйдан" журналы соңгы берничә санында зур хаталар җибәргән, "Татмедиа" җитәкчелеге шуларны күреп алган һәм редакция җитәкчелеген алыштырырга карар иткән.

Белешмә. "Мәйдан" журналы 2001 елда чыга башлый. Беренче мөхәррире – Факил Сафин. Ул Казанга Язучылар берлегенә эшкә чакырылгач, 2006 елдан баш мөхәррир вазифасын Вахит Имамов башкара. Имамов 2014 елга кадәр эшли, аннары Казанда чыгучы "Мәдәни җомга" басмасына китә. Шул елдан бу атна башына кадәр мөхәррир вазифасында Фидаил Мәҗитов булды.

XS
SM
MD
LG