Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев: Кырымтатар мохтарияте торгызылмау – 2018 елның иң зур уңышсызлыгы


Мостафа Җәмилев

Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев узып баручы елга нәтиҗә ясап, 2018 елның уңышын һәм тормышка ашмый калган гамәлләрен атады.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев ​Украинада кырымтатар мохтариятен торгызу өлкәсендә тиешле адымнар ясалмауны елның иң уңышсыз вакыйгасы дип ​атады. Ул бу хакта ATR кырымтатар телеканалында 2018 елгы эшчәнлеккә бәя биргәндә әйтте.

Украин православ чиркәвенең Мәскәү чиркәвеннән бәйсезлек алуын Җәмилев 2018 елның иң зур уңышы буларак бәяләде.

Шул ук вакытта Җәмилев Украина Югары Радасы кырымтатар милли автономиясен булдыру мәсьәләсен 2019 елда күтәреп чыгар дип өметләнүен белдерде.

Кырымда кырымтатар автономиясен торгызу өчен махсус эшче комиссия булдырган тәкъдимнәрне башта Югары Раданың Конституция комиссиясе хупларга тиеш, ләкин бу комиссия утырышын президент кына җыя ала.

19 сентябрь Рефат Чубаров Украина Югары Рада мөнбәреннән чыгыш ясап, кичекмәстән Конституция комиссиясе җыелышын чакыруны сорап ил президенты Петр Порошенкога мөрәҗәгать итте, ләкин президент аны эшләмәде.

Русия тарафыннан басып алынган Кырымның статусын билгеләү өчен Конституция комиссиясе карарын башта Югары Радада кимендә 226 депутатның хуплавы кирәк. Аннары Югары Рада карарын Конституция мәхкәмәсе хупларга тиеш. Шуннан соң Конституциянең Кырым белән бәйле 10нчы маддәсенә үзгәрешләрне кабул итү өчен Югары Рададагы 423 депутатның кимендә 300нең хуплап тавыш бирүе кирәк.

Украина президенты Петр Порошенко кырымтатар автномиясен булдыру өчен Украина Конституциясенә үзгәрешләр кертү эшен тизләтергә вәгъдә биргән иде. 2015 елның июлендә Украина президенты Петр Порошенко Кырымда кырымтатар автономиясен булдыру нигезнамәсен ил Конституциясенә кертү кирәклеген әйтте. Шулай ук ул депутатларны да Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләрне якларга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG