Accessibility links

Магнитогрскида шартлау корбаннары 8-гә җитте, 36 кешенең язмышы билгесез


Магнитогорскида коткаручы
Магнитогорскида коткаручы

Чиләбе өлкәкәсендә 31 декабрьдә булган йорт шартлау корбаннары хөрмәтенә 2 гыйнварда матәм көне игълан ителде.

Магнитогорскидагы йортта шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны сигезгә җитте. Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәренчә, сигезенче кешенең җәсәде хәрабәләр арасыннан табылган.

1 гыйнвар кичендә җимерекләрне аралау эшләрен туктатып торырга булдылар, чөнки тагын да ныграк ишелү куркынычы бар. Коткаручылар йортның шартлаудан соң төзек калган кереше диварын сүтә. Моңа бер тәүлек вакыт кирәк булырга мөмкин.

Йортта яшәүчеләр үз фатирларына ишелү куркынычы булмаганда гына кереп, кирәкле әйберләрен алып чыга алачак диде Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский.

Өлкәдә 2 гыйнвар матәм көне дип игълан ителде. Төбәк җитәкчелеге күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын туктатып торырга тәкъдим итте.

Магнитогорскидагы йортның бер кереше 31 декабрь иртән иртүк җимерелеп төште. 36 кешенең язмышы билгесез, алар табылмаган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, йортта табигый газ шартлаган. Русия тикшерү комитеты җинаять эше ачты.

2017-2018 елларда Русиядә торак йортларда кимендә 44 газ шартлау очрагы теркәлгән.

XS
SM
MD
LG