Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 гыйнвардан Русиядә пенсия реформасы гамәлгә керде һәм НДС артты


Пенсиягә чыгу яше Русиядә биш елга арттырыла. Өстәмә кыйммәт салымы (НДС) 18 проценттан 20 процентка җитте.

2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә берничә яңа канун гамәлгә керде. 2018 елда кабул ителгән канун нигезендә киләчәктә ирләр 65, хатын-кызлар 60 яшьтән пенсиягә чыгачак. Реформа этаплап узачак һәм 2028 елга кадәр дәвам итәчәк. Пенсиягә иртәрәк чыгар өчен ирләр 42 еллык, хатын-кызлар 37 еллык пенсия стажы җыярга тиеш.

Сишәмбедән шулай ук өстәмә кыйммәт салымы 18 проценттан 20 процентка арта. Бу бәяләр артуга китерә. Финанс министрлыгы исәпләүләренә караганда, салымның ике процентка артуы дәүләт казнасына елына өстәмә 620 млрд сум китерәчәк.

Ике канун өлгесе дә Русия думасына былтыр Русиядә дөнья футбол чемпионаты вакытында кертелде.

Әлеге инициативалар җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформаларга каршы пикетлар, митинглар узды. Ил җитәкчелегенең рейтингы төшә башлады. Русия президенты пенсия канунын бераз йомшартырга мәҗбүр булды. Баштагы вариантында хатын-кызлар пенсиягә 63 яшьтә генә чыгарга тиеш дип билгеләнгән иде.

1 гыйнвардан шулай ук үзмәшгульләр керемнәренә салым салу турында канун да гамәлгә керде. Ул 2028 елның 31 декабренә кадәр Татарстанда, Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә эшләячәк.

Документка ярашлы, үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәткән очракта, керемнәренең 4 процентын, оешмалар белән эшләүчеләр 6 процентын салым буларак түләячәк. Мондый салым тәртибе ялланып эшләгән кешеләре булмаган, үзе дә башка затларга эшләмәгән һәм керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгульләр өчен кертелә.

2019 елдан Русиядә минималь хезмәт хакы күләме 117 сумга артып, 11 280 сум булды.

Моннан тыш, 1 гыйнвардан чит ил итнернет кибетләреннән сатып алуга кагылышлы үзгәрешләр дә кертелде. Хәзер чит ил интернет кибетләреннән алынган тауарның бәясе бер ай эчендә 500 евродан артып китә икән, өстәмә таможня түләүләре кертелә. Моңа кадәр ул 1000 евро иде. 2020 елдан 200 еврога калачак. Тауарларның бәясе ай дәвамында кушылып барачак, аларның авырлыгы 31 килограммнан артмаска тиеш.

XS
SM
MD
LG