Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос" проектында Башкортстаннан Рушана Вәлиева җиңә алмады


Рушана Вәлиева
Рушана Вәлиева

Башкортстанның Авыргазы районы кызы Рушана Вәлиева финалның икенче турыннан уза алмады.

1 гыйнвар кичендә Беренче каналда барган "Голос" проектының җиңүчесе билгеле булды. Ул - 38 яшьлек Петр Захаров. Башкортстанның Авыргазы районы Толбазы авылыннан 19 яшьлек Рушана Вәлиева финалның икенче турыннан уза алмады.

Ярымфиналда җырчы кыз өчен тавыш бирергә Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та чакырган иде. Ул вакытта Рушананы тамашачылар финалга чыгарды. Аның белән бергә финалга Шаэн Оганесян, Әмирхан Умаев һәм Петр Захаров та узды.

Вәлиева "Ленинград" төркеме җитәкчесе Сергей Шнуров такымында чыгыш ясады. "Сукыр тыңлаулар"да Рушанага бөтен остазлар да борылды.

"Голос" – Русиянең Беренче каналында барган тапшыру. Ул Нидерландның "The Voice of Holland" тапшыруының адаптациясе. Тапшыруның максаты – көчле профессиональ һәм төрле жанрлы тавышларны табу. Катнашучыларга вокал дәрәҗәсендә шактый югары таләп куелган.

XS
SM
MD
LG