Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров "Голос" ярымфиналында татар кызы Рушана Вәлиевага тавыш бирергә чакыра


Рушана Вәлиева
Рушана Вәлиева

Рушана Вәлиева Башкортстанның Авыргазы районында туган. Ул Сергей Шнуров такымында чыгыш ясый. Ярымфинал 28 декабрьдә булачак.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика халкын "Голос" бәйгесе ярымфиналында чыгыш ясаучы Рушана Вәлиевага тавыш бирергә чакырды. "Бүген кич белән безнең яңа атып килүче йолдызыбыз – Толбазыдан Рушана Вәлиева үз тормышында әлегә иң биек үргә менәргә омтыла, Беренче каналда "Голос" тамашасының ярымфиналында чыгыш ясый. Күпләр аны Башкортостаннан яңа феномен дип тә атады. Мин бик белеп тә бетермим, әмма аның тавыш тембры чыннан да бик матур һәм үзенчәлекле, әйдәгез Рушанага теләктәшлек белдерик ", дип язды Хәбиров үзенең ВКонтакте сәхифәсендә.

Беренче каналда бара торган "Голос" бәйгесенең ярымфиналы бүген Казан вакыты белән 21:30да башлана. Башкортстанның Авыргазы районында туып-үскән татар кызы Вәлиева "Ленинград" төркеме җитәкчесе Сергей Шнуров такымында чыгыш ясый. "Сукыр тыңлаулар"да Рушанага бөтен остазлар да борылды.

Ике көндәш җырчының берсе төшеп калырга тиеш булган бәйгедә Шнуров Рушанага 50 процент бирде, ә 43,7 процентны тамашачылар җыйды, шулай итеп, Рушана ярымфиналга узды.

Татар кызлары "Голос" илкүләм проектында еш кына уңышка ирешә. 2012 елда бәйгенең беренче сезонында беренче ике урынны Татарстаннан Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина алган иде.

Тапшыруның җиңүчесе Гарипова "Universal Music" килешүе белән бүләкләнде. Икенче урынны алган Кәлимуллина остазы белән җырлаганда татарча "Син сазыңны уйнадың" җырыннан бер куплет башкарып, күпләрне шаккатырды. Русиянең үзәк каналында татарча көй-җыр ишетү – сирәк күренеш.

Татарстанга кайткач аларга "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелде. Бу дәрәҗәле исем президент Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә бирелде.

2015 елда "Голос" тамашасының балалар өчен бәйгесендә финалга шулай ук ике татар кызы - Казаннан Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм Үзбәкстаннан килгән Сабина Мостаева​ чыкты. Сәйдә "сукыр тыңлаулар"да "Су буйлап" татар халык җырын башкарды. Сабина ул елны Русиянең иң яхшы балалар тавышы дип табылды. Сәйдә Мөхәммәтҗанованың Беренче каналда җырлаган "Су буйлап" җыры соңрак социаль челтәрләрдә дә күп таралды.

"Голос" – Русиянең Беренче каналында барган тапшыру. Ул Нидерландның "The Voice of Holland" тапшыруының адаптациясе. Тапшыруның максаты – көчле профессиональ һәм төрле жанрлы тавышларны табу. Катнашучыларга вокал дәрәҗәсендә шактый югары таләп куелган.

XS
SM
MD
LG