Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитогорскида микроавтобус шартлаган


Магнитогорскида җимерелгән йорт
Магнитогорскида җимерелгән йорт

Магнитогорскида микроавтобус шартлау нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Ленин урамындагы йортны ОМОН камап алган.

2 гыйнварга каршы төндә Магнитогорскида дүшәмбе көнне җимерелгән торак йорт янындагы бинаны ОМОН камап алган. Бу хакта "74.ru" сәхифәсе хәбәр итә.

Басма язуынча, Ленин урамындагы 91/1 йорт камап алынган. Бу турыда "Медуза" хәбәрчесе Евгений Берг та яза. Йорт янына күпләп "Газель һәм УАЗ машиналары, битлек килгән кешеләр белән ике автобус килгән.

1 гыйнвар төнендә Магнитогорски үзәгендә миниавтобус шартлады. Өч кеше һәлак булды. Берничә Русия медиасы моны террор гамәле һәм бу 31 декабрь көнне йорт шартлау белән бәйле булырга мөмкин дип язып чыкты. Znak.com шартлаган йортта гексоген матдәләре табылган булган дип язса да, Русия Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренко моны кире какты.
"Хәзерге вакытка җимерекләр астыннан бернинди шартлаткыч матдәләре чыкмады", дип китерә аның сүзләрен ТАСС.

Шулай ук Znak.com үз чыганакларына таянып, 1 гыйнварда шартлаган миктроавтобуста атыш нәтиҗәсендә "өч террорчы" үтерелгән дип яза.

Чиләбе өлкәкәсе Магнтогорски шәһәрендә 31 декабрьдә булган йорт шартлау нәтиҗәсендә тугыз кеше һәлак булды. 30дан артык кешенең язмышы билгесез, алар табылмаган. Беренчел мәгълүматларга караганда, йортта табигый газ шартлаган. Русия тикшерү комитеты җинаять эше ачты.

XS
SM
MD
LG