Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсе мөселманнары Магнитогорскида зыян күргәннәргә акча җыя башлады


Җимерекләрне аралау эше тәүлек буе дәвам итә
Җимерекләрне аралау эше тәүлек буе дәвам итә

Акча җыю мәчет, мәдрәсәләрдә алып барыла.

Чиләбе өлкәсе мөселманнарының Диния назәрәте Магнитогорскида йорт җимерелүдән зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен акча җыя башлады. Бу хакта Чиләбе өлкәсе мәчетләре социаль челтәрләрдә яза.

Акча җыю Чиләбе өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә җомга көнне, җомга намазы вакытында да алып барылачак. Теләгәннәр ярдәмне шулай ук Чиләбе өлкәсенең төбәк диния назәрәтенә дә китерә ала.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие Ринат Раев, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин шулай ук фаҗигадән зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашты.

Магнитогорскидагы йортта булган шартлау корбаннары саны 21-гә җитте. Бүген коткару хезмәте йорт җимерекләрен актарып, тагын 7 кешенең үле гәүдәсен табып алды, алар арасында өч яшьлек бала да бар.

Йорт җимерекләрен аралау эшендә Уфадан килгән коткаручылар да эшли.

Кичә "Башкорт" хәрәкәтенең Әбҗәлил районы филиалы Магнитогорски
шәһәрендә җимерелгән йортта зыян күрүчеләр өчен җылы киемнәр һәм
азык-төлек җыюны оештырган иде.

Йорт җимерекләре астында зурлардан кала, тагын берничә сабый бала да бар. Шулар арасында Өлфәтовлар гаиләсенең өч баласы. Алар алтынчы катта фатир яллап торган була. Әтиләре авыр хәлдә реанимациядә. Ул сигез сәгать хәрәбәләр астында яткан кеше. Аның хатынын һәм балаларын әле һаман тапмадылар. Йорт хәрәбәләре астында калганнар арасында 28 яшьлек Илмир Сәгадәтов тә бар.

Хәзерге көндә Магнитогорскида 20 меңнән артык татар һәм 15 мең башкорт яши.

XS
SM
MD
LG