Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" хәрәкәте Магнитогорскида зыян күрүчеләргә азык-төлек һәм киемнәр җыйды 


Җимерелгән йортта коткару эшләре
Җимерелгән йортта коткару эшләре

"Башкорт" хәрәкәтенең Әбҗәлил районы филиалы Магнитогорски шәһәрендә җимерелгән йортта зыян күрүчеләр өчен җылы киемнәр һәм азык-төлек җыюны оештырган.

"Күрше Магнит каласы зур фаҗигага дучар булды. Бу хәлне ишетү белән Әбҗәлил башкортлар оешмасы егетләре ничек тә булса ярдәм кулы сузып, эш башлады. Тиз арада яшь ир-егетләрдән торган төркем эш кораллары алып Магнит каласына юнәлде. Аскарда (Башкортстанның Әбҗәлил районы үзәге - ред) башкорт оешмасы яшьләре ярдәм бүлекчәсе ачып, халыктан җылы киемнәр җыя башлады", дип язды үзенең ВКонтакте сәхифәсендә Әбҗәлил районы "Башкорт" оешмасы филиалы җитәкчесе Морат Йәнбирдин.

Аскарда яшәүче халык өр-яңа кышкы җылы киемнәр, бүрекләр, спорт киемнәре, җылы бияләйләр, балаларга кием, киез итек, комбинезоннар һәм башка күп төрле кием-салым алып килгән. Бөтен җыелган киемнәр 100 мең сумлык булган. Пешкән камыр ризыклары белән сату итүче эшмәкәр биш тартма яңа пешкән ризык китергән. Аскар халкы җыйган бөтен бу әйберләр Магнитогорскига илтелеп, шундагы волонтерларга тапшырылган.

Магнитогорскидагы йорттагы шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 9га җитте. Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәренчә, коткаручылар хәрәбәләр эченнән тугызынчы кешенең җәсәден табып алганнар. Шул ук вакытта бер кечкенә баланы исән килеш чыгарырга насыйп булган. 11 айлык Иван Фокинны хәзер Мәскәүгә озатканнар, аның хәлен табиблар авыр дип бәяли: тәнендә каты өшегән урыннары бар, баш сөяге эчендә мие җәрәхәтләнгән.

Йорт җимерекләре астында зурлардан кала, тагын берничә сабый бала да бар. Шулар арасында Өлфәтовлар гаиләсенең өч баласы. Алар алтынчы катта фатир арендалап торган була. Әтиләре авыр хәлдә реанимациядә. Ул сигез сәгать хәрәбәләр астында яткан кеше. Аның хатынын һәм балаларын әле һаман тапмадылар. Йорт хәрәбәләре астында калганнар арасында 28 яшьлек Илмир Сәгадәтов тә бар.

Чиләбе өлкәкәсендә 31 декабрьдә булган йорт шартлау сәбәпле 2 гыйнварда матәм көне игълан ителде.

Магнитогорскидагы йортның бер кереше 31 декабрь иртән иртүк җимерелеп төште. 30дан артык кешенең язмышы билгесез, алар табылмаган. Беренчел мәгълүматларга караганда, йортта табигый газ шартлаган. Русия тикшерү комитеты җинаять эше ачты.

2017-2018 елларда Русиядә торак йортларда кимендә 44 газ шартлау очрагы теркәлгән.

Хәзерге көндә Магнитогорскида 20 меңнән артык татар һәм 15 мең башкорт яши.

XS
SM
MD
LG