Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдә Путин сурәте белән карачкы ясауда шикләнелгән активистка 7 ел төрмә яный


Пермьдәге карачкы
Пермьдәге карачкы

Полиция Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный штабының Пермьдәге активисты Александр Шабарчинга җинаять эше ачты.

Бу хакта штаб координаторы Сергей Уховка сылтама белән “Звезда” басмасы хәбәр итә. Александр Шабарчин Пермь үзәгендә Путин фотосы белән карачкы куюда шикләнелә. Полиция бу гамәлне хулиганлык дип саный. Оппозиционерга җиде елга кадәр төрмә яный.

Шабарчинны 3 гыйнвар көнне тоткарлаганнар. Полиция аның фатирында тентү уздырган һәм барлык техник җиһазларын алып киткән. Бу хакта “Дождь” телеканалына Навальный штабында сөйләгәннәр. Соңрак Шабарчинны читкә чыкмау шарты белән иреккә чыгарганнар. Җинаять эше бер төркем кешенең хулиганлык кылуы маддәсе нигезендә ачылган. Тагын ике кешенең исеме аталмый.

Путинга охшатып ясалган карачкы Пермь үзәгендә ноябрьдә барлыкка килде. Карачкыга “Хәрби җинаятьче Пыня В.В” дигән язу эленгән һәм йөзе урынына “Ялганчы” дигән язу белән Русия президенты Владимир Путин фотосы куелган иде.

Шабарчин әйтүенчә, җинаять эшенә 30 декабрьдә шәһәрдә Путин портретлары плакаты белән чара уздыру да өстәлгән. Ул вакытта салым, торак-коммуналь хуҗалык тарифлары арту белән "котлап" Пермь шәһәрендә плакатлар эленгән иде.

XS
SM
MD
LG