Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәтенә таянып "Интерфакс" яза.
Lenta агентлыгы Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский Telegram каналына сылтама белән, йортның җиденче һәм сигезенче керешләрен инде торгызып булмаячак дип яза.
Элегрәк төбәк губернаторы матбугат сәркатибе Дмитрий Федечкин торак йортны ике бинага бүлү планы турында хәбәр иткән иде.
Шәһәр идарәсендә әйтүләренчә, шартлау булган йортның дүрт керешендә яшәүчеләргә кайнар су 9 гыйнварда биреләчәк. Электр чиратлап кабызылачак. Газ әлегә юк.
31 декабрь иртәсендә ун катлы йортның бер кереше шартлаудан соң ишелеп төште. Йортта газ шартлаган дип шикләнелә.