Игътибар!
Әлеге исемлек "IMDb" һәм "Кинопоиск" сайтларында фильмнарны көтү рейтингы нигезендә төзелгән. Биредә күпчелекне блокбастер һәм киң аудиториягә юнәлгән фильмнар тәшкил итә. Башка көтелгән фильмнар һәм автор кинолары белән "Киноханә" шәлкеме ел дәвамында таныштырып торачак.
1. Мэри Поппинс кире кайта (Mary Poppins Returns) – Русиядә 3 гыйнвар чыкты
Ел башында ук гаилә белән Диснейның 1964 елгы фильмы ремейкына бару мөмкин. Танылган Памела Трэверсның Мэри Поппинс герое янә олыгайган Бэнкслар гаиләсенә кайта һәм гаиләгә барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Бу юлы кабатланмас бала караучы ролен Эмили Блант уйный.
2. Пыяла (Glass) – 17 гыйнвар
"Сынмас" (Unbreakable, 2000) һәм "Сплит" (2016) фильмнарының дәвамы, трилогиянең соңгы фильмы. Бер хастаханәдә булган террорчылар иреккә кача. Аларны бары тик картаеп барган каһарман Дэвид Данн гына туктата ала.
3. Капитан Марвел (Captain Marvel) – 8 март
Хәзер Marvel-ның да үз хатын-кыз каһарманы бар. 1990 елларны сурәтләүче фильмда хәрби очучы Кэрол Дэнверсның могҗиза ярдәмендә кеше күрмәгән көчләргә ия булуы тасвирланачак. Яшь һәм ике күзе дә әле урынында булган Ник Фьюри белән бергә ул яшьлеген искә төшерәчәк. Әлеге каһарман "Уч алучылар"ның финалында хәлиткеч роль уйнаячак диелә, шуңа җанатарлар аны зарыгып көтә.
4. Шазам! (Shazam!) – 4 апрель
Язын супер каһарманнар сезоны башлана. Быел DC комикслары да үзенең танылаган герое турында фильм чыгара. Башкалардан бернәрсә белән дә аерылмаган гади, ләкин акыллы, ундүрт яшьлек Билли Бэтсонга махсус көч бирелә: "Шазам!" сүзен кычкырганда ул супер каһарманга әйләнә. Биллига гади баладан кеше гомерләрен коткаручы һәм явызлыкка каршы көрәшүчегә әйләнергә кирәк булачак.
5. Уч алучылар: финал (Avengers: Endgame) – 25 апрель
Marvel җанатарларына бу фильмның никадәр көтелгән булуын аңлатырга кирәкми, аның беренче трейлеры да караулар саны белән берничә рекорд куйган. Елның иң төп блокбастерында "Уч алучылар" такымы "Танос" белән соңгы көрәшкә чыга. Фильмның ни турында булуы билгесез, төшерү процессы нык серле булды, хәтта күпчелек актёрлар да сюжетны белеп бетерми.
6. Галәветдин (Aladdin) – 23 май
Диснейның тагын бер танылган мультфильм ремейкы. Легендар режиссер Гай Ричи бу юлы гарәп классикасы Галәветдингә тотынды. Мультфильм эчтәлеге фильмда да саклана: Галәветдин Жасмин шаһбикәгә өйләнергә тели, Җәгъфәр кешеләр өстеннән хакимлек итү өчен тылсымлы лампа эзли.
Сүз уңаеннан, җен ролен фильмда Уилл Смит башкара.
7. Икс кешеләре: Караңгы феникс (Dark Phoenix) – 6 июнь
20th Century Fox ширкәтенең тамашачыларны икс кешеләре турында яңа фильмнар белән күптәннән шатландырганы юк иде. Фильмның яңа сериясенең геройларына хокукны Дисней өлеше булган Marvel сатып алган. Marvel геройлары белән берләшү алдыннан соңгы фильмда сүз Джин Грейның моңарчы күренмәгән көчләргә ия булуы һәм аның караңгы феникска әйләнүе турында барачак.
8. Карадан киенгәннәр: Интернэшнл (Men in Black International) – 13 июнь
2019 чын мәгънәсендә ремейклар елы була кебек. Танылган "Карадан киенгәннәр" фильмының да яңа өлеше чыга. Бу юлы бөтенләй башка актерлар уйный. Галәмне барлык куркынычлардан саклаган "Карадан киенгәннәр" серле оешмасының инде үзенә куркыныч яный: бу юлы анда беркем белмәгән шымчы бар. Төп ике геройны исә Ребекка Фергюсон белән Крис Хемсворт уйный.
9. Уенчыклар кыйссасы 4 (Toy Story 4) – 20 июнь
Әйе, Pixar-ның танылган "Уенчыклар кыйссасы" мультфильмының дәвамы да быел чыгачак. Беренче өч мультфильмны караучылар ризалашырдыр: өченче фильм трилогияне мантыйкка шактый туры китереп һәм уңышлы тәмамлый, ләкин Pixar барыбер дәвамын ясарга булган. Төп геройлар шул ук калган, фильм сюжеты әлегә билгесез.
10. Үрмәкүч-кеше: өйдән еракта (Spider-Man: Far From Home) – 4 июль
Marvel кинокомиксының үрмәкүч-кеше турында фильмнарының дәвамы. бу юлы Том Һолланд башкаруындагы Питер Паркер дуслары белән бергә җәйге каникулга, Европага юл тота. Ләкин аңа дуслары белән ял итү насыйп булмый, Питер явызлыкка каршы көрәшкән Ник Фьюрига серле дошманга каршы көрәшергә ярдәм итәргә мәҗбүр. Фильм вакыйгалары Лондон, Прага һәм башка Европа калаларында урын алыр дип көтелә.
11. Арыслан патша (The Lion King) – 18 июль
Диснейның тагын бер ремейкы. Бу юлы ширкәт үзенең иң танылган мультфильмыннан фильм ясый. Фильмда мультфильм вакыйгалары тулысынча кабатлана.
12. Борын-борын заманда Һоливудта (Once Upon a Time in Hollywood) – 8 август
Төп герой – телевидение йолдызы. Уңышка ирешкән бер сериалдан соң ул кино бизнесына үтеп керү юлларын эзли башлый. Аның ярдәмчесе, дублерның да максаты шул ук. Әлеге хәлләр күпсанлы кансыз үтерүләр белән танылган Чарльз Мэнсон сектасына бәйле вакыйгалар белән үрелә.
Нигә бу фильм көтелгәннәр арасында дип уйлыйсыз? Сәбәбе гади: аның режиссеры – легендар Квентин Тарантино. Өстәвенә, уйнаучылар арасында да Курт Рассел, Леонардо ДиКаприо, Брэд Питт, Аль Пачино кебек танылган йолдызлар бар.
13. Ул: икенче бүлек (It: Chapter Two) – 5 сентябрь
Стивен Кингның танылган "Ул" куркыныч китабының һәм аның нигезендә төшерелгән фильмның дәвамы. Балаларның куркыныч Пеннивайз белән очрашуыннан соң 27 ел уза. Алар инде үскән, һәрберсенең үз тормышы. Ләкин аларның тыныч тормышын янә җыелырга мәҗбүр иткән телефон шалтыратуы боза.
14. Туң 2 (Frozen 2) – 28 ноябрь
Туң мультфильмының беренче өлеше – дөньяда иң күп акча җыйган анимацион фильм. Шуңа Дисней аның дәвамын төшерәчәгенә беркем дә шикләнмәгәндер. Мультфильм сюжеты билгесез, ләкин ул да кассалар рекордын куяр дип көтәргә була.
15. Йолдыз сугышлары: Тугызынчы бүлек (Star Wars: Episode IX) – 19 декабрь
Бу фильмны ничек тасвирлап була? Сюжетын беркем белми, актёрлар язмышы ничек булачагы билгесез, ләкин барысы да зарыгып көткән фильм. Кимендә, Йолдыз сугышлары франшизасы җанатарлары күпләп барып, кино бюджетын кайтарырлык итәрләр. Шактый уңышсыз булган сигезенче бүлектән соң тугызынчы фильмга мөнәсәбәт тә салкынрак.
Тәрҗемә: 2019 елда сезнең белән көч-куәт булсын!