Төркиянең "Yeni Şafak" басмасы журналисты Ибраһим Карагөл Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендәге уйгырларны эзәрлекләүгә каршы кампанияне АКШ үзәк күзләү идарәсе операциясе дип атады. Ул моны Твиттерда язды
"Көнчыгыш Төркестан мәсьәләсе ачыдыр, драматиктыр, төзелмәслек ярабыздыр. Әмма бүген Көнчыгыш Төркестан һәм уйгырларга бәйле уздырылган кампания чит ил кешеләре эше. Кампания хисләрне файдалана, ачы сызлану CIA (Үзәк күзләү идарәсе) операцияседер", дип яза журналист.
Күпмедер вакыттан соң пост юкка чыкты.
2018 елның 12 декабрендә Idel.Реалии Төркия тышкы эшләр министрлыгына Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә Әнкараның рәсми позициясен сорап хат җибәргән иде. Әмма әлегәчә җавап килмәде.
Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. Австралия язучысы һәм журналисты Си Джей Верлеман (CJ Werleman) The New Arab газетындагы үз баганасында гарәп һәм башка мөселман илләренең Синҗан төбәгендәге вагзыятькә карата берни дәшмәүләренә басым ясап, мәкалә дә чыгарды.
Русия дә, рәсми Татарстан да әлегә Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен белдермәде.
Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.
Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.
АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.
Кытай дипломатлары исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Алар дөнья матбугатында мөселманнар өчен "тәрбия бирү үзәкләрен" яклап чыгыш ясый. Дипломатлар Кытайның мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.