Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җәмәгатьчелеге Фатих Кәримне искә алды


Фатих Кәримгә истәлек тактасы
Фатих Кәримгә истәлек тактасы

Искә алу чарасына шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова да килгән иде.

Татар җәмәгатьчелеге бүген патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алды. Аның тууына 110 ел булды. Искә алу чарасы шагыйрьнең иң соңгы яшәгән урыны - Казанның Миславский урамында урнашкан 8нче йорт янында булды дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге. Фатих Кәрим фронтка шушы йорттан китә һәм кире әйләнеп кайтмый.

Йорт диварына берничә ел элек шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелган иде. Искә алу мөрәсимендә катнашучылар шагыйрьнең истәлек тактасына чәчәкләр салдылар, Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә ханым истәлекләр, хәтирәләр белән уртаклашты. Искә алу чаралары Язучылар берлегендә дәвам итте. Язучылар, шагыйрьнең туганнары "Татарстан" радиосы архивында сакланучы Фатих Кәримгә багышланган тапшыру язмасын тыңлады, фикерләр алмаштылар.

Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районында туа. Икенче дөнья сугышында катнаша, сугыш вакытында 115тән артык шигырь, сигез поэма, ике повесть яза. Болардан тыш, фронтта "Шакир Шигаев" дигән драма әсәрен дә иҗат итә. Бу әсәр бер вакытта да сәхнәгә куелмый. Башкортстанда Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия бар.

XS
SM
MD
LG